Белемлегә дөнья киң
Һәр елны төрле фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыларны һәм аларның әти –әниләрен, укытучыларны, белем бирү сыйфаты буенча алдынгы үрләр яулаган мәктәпләрне хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде. Күркәм чара “Ямьле Саба” яр буенда тантаналы төстә узды.
“Ел саен сезнең олимпиада буенча яулаган җиңүләрегезгә нәтиҗәләр ясыйбыз. Зур уңышларга еллар дәвамында куйган тырышлыгыгыз нигезендә ирешелә. Укучыларга, укытучыларга, әти – әниләргә бик зур рәхмәт белдерәм. Бу уртак тырышлык нәтиҗәсе. Уңышларның елдан-ел артуы үз өстегездә даими эшләвегез, укытучыларның тирән белем бирүе белән бәйләнгән. Республикада олимпиадада җиңгән балалар саны буенча караганда да нәтиҗәләр иң яхшылардан. Киләчәктә дә шулай дәвам итәрсез дип ышанам”, – диде үзенең тәбрикләү чыгышында район башлыгы Рәис Миңнеханов.
Районыбыз чын мәгънәсендә үзенең тирән белемле укучылары, фәнсөярләре белән горурлана ала. 2023-2024 уку елында районыбыз укучылары Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында барлыгы 189 урын алуга ирешкәннәр, шуның дүртесе Россия күләмендә яуланган зур җиңү!
Сәхнәгә җиңүчеләр әти – әниләре, укытучылары белән чакырылып, укучылар берсен-берсе алыштырып кына торды.
Сәләтле балалар мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эльвина Ибушева төбәкара этапта биология һәм химия фәннәреннән призер, муниципаль этапта химия, биология һәм экология фәннәреннән җиңүче, хокук фәненнән призер булуга ирешкән. Әлбәттә, Төбәк авылында яшәүче Эльвинаның әти-әнисе Фирая һәм Виталий Ибушевлар да кызларының уңышы өчен район башлыгының Рәхмәт хатын кабул итеп алдылар.
“Бу бәйрәмдә ел саен катнашабыз. Кызыбыз сәләтле балалар мәктәбендә быел беренче уку елын гына тәмамлый. Аңа кадәр Олы Кибәче урта мәктәбендә белем алды. Шулай ук химия, биология фәннәреннән тәбәкара олимпиада да призлы урыннар яулаганы бар иде. Мондый күркәм чаралар укучыларның белемгә омтылышларын тагын да арттыра, яңа уңышларга әйди. Бик күңелле һәм кирәкле бәйрәм дип саныйм. Әти-әни буларак бик теләп киләбез. Алдагы елларда кызымның укытучысы буларак та катнашканым булды. Киләчәктә медицина юнәлешен сайларга уйлыйбыз”, – дип әлеге чара турында фикерләрен белдерде Фирая Ибушева.
Саба урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Вафинның олимпиадада җиңү яулаган укучылары быел да бер сәхнә тулды. Магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия производство идарәсе матур традицияне саклап, Шәмәрдән лицее укучыларына акчалата бүләкләр тапшырды. Һәр ел саен район hәм республика олимпиадаларында иң күп җиңү яулаган мәктәпләр дә билгеләнеп, Эзмә, Түбән Шытсу – 3нче, Симет, Мичән – 2нче, Саба урта мәктәбе һәм сәләтле балалар мәктәбе 1нче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев