Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Без синең белән, Донбасс!»

Шәмәрдәндә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алдылар

  Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Донбасстагы балалар һәм сугыш корбаннары истәлегенә багышланган «Вместе с Донбассом» дип исемләнгән хәтер акциясе үткәрделәр. Акция алып баручының кереш сүзе белән башланды, ул Донбасста булган фаҗигале вакыйгаларны һәм гаепсез корбаннар истәлеген саклауның мөһимлеген искә төшерде. Чарада катнашучылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, кайгы һәм ихтирам билгесе итеп башларын иделәр. Җиңү паркындагы мемориалга чәчәкләр һәм балалар уенчыклары салу тантанасы узды. Бу хәтер акциясе кеше гомеренең кыйммәте һәм бөтен дөньяда тынычлыкны саклау кирәклеге турында кагын бер кат искәртте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев