Безнекеләр йөзә белеп йөзде узышта
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы йөзү буенча чемпионаты булды
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы йөзү буенча чемпионаты булды. Ярышларда ике көн дәвамында 127 эчке эшләр органы һәм федераль дәүләт граждан хезмәткәрләре бүләкләр өчен көрәштеләр. Йөзүчеләр төрле стильләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр. 50 метрга ирекле стильдә йөзү һәм 3х50 метрда эстафета иң күркәм һәм катлаулы ярышларның берсе булды.
Чемпионатта Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенән юстиция майоры Фәридә Рәхимова, полиция капитаны Илнур Насыйбуллин, полиция өлкән сержанты Альберт Закиров катнашты.
Команда Эчке эшләр министрлыгының авыл районнары категориясендә 1 урынны яулады.
Чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе начальнигы Ильхам Сахапов катнашты. Ул катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм мондый чараларның коллективны берләштерүдәге мөһимлеген билгеләп узды.Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы чемпионатының шәхси ярышта җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Гомуми зачетта команда вәкилләренә кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев