Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген районда “Игътибар: балалар!” чарасы башланды

Чара 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына барганда һәм кайтканда иминлеген тәэмин итү максатында республикада 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр “Игътибар: балалар!” профилактика чарасы игълан ителде. Быел республика юлларында балалар катнашындагы аварияләр саны 38гә арткан. Гомерләре өзелгәннәр саны 11гә (2020 елда бу чорда 5), имгәнүчеләр 286га җиткән. Безнең районда балалар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Әле 13 августта гына Казан-Шәмәрдән юлының 90нчы километрында 1986 елгы Х. идарә иткән чит ил машинасы дамба астына китә. Нәтиҗәдә Казанда яшәүче 2020 елгы бала тән җәрәхәтләре ала. Быел 16 майда Мамадыш-Теләче юлының Саба районына кергән участогында 2001 елгы Арча районы егете идарә иткән автомобиль “Беларус” тракторына килеп бәрелүе нәтиҗәсендә 1нче сыйныф укучысы имгәнә. Йөртүче ашыга, тиешле тизлек режимын сакламый. Чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә балалар йөртүче автобусларны тикшерүгә, яктылык яктыргыч элементларны пропагандалауга, җәяүлеләргә урамнар аша чыкканда өстенлек бирмәүчеләргә, балигъ булмаганнар белән акцияләр үткәрүгә игътибарны арттырачаклар. Инспекторлар балалар бакчаларында, мәктәпләрендә ата-аналар җыелышларында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев