Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Билбау көрәшеннән сабалылар зур уңышлар белән кайтты

Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

    2026 елның  3 апреленнән 5 апреленә кадәр Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярыш Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышланды. Ике көрәш келәменә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь спортчы чыкты.

   Саба районы командасы составында "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 16 бала чыгыш ясады. Алар арасында Югары Симет мәктәбе укучылары Сәет Талипов белән Румил Фатыйхов  та бар. Сәет Талипов  - 1 нче, Румил Фатыйхов  - 2 нче урынны яулады. Спортчыларыбызга бу искиткеч җиңүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Яңа спорт казанышлары, яңа җиңүләр теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев