Бирнә җыю Сабантуйның прелюдиясе
Лилия Имамиева исә бирнә җыючыларны татар милли ризыкларыннан мул өстәл әзерләп каршылады.
Бүген кич “Олимп” спорт мәктәбе коллективы Байлар Сабасының Мирная, Мәктәп урамнарында бирнә җыюны оештырды. Махсус бизәлгән ат һәркемнең капка каршына килеп туктады, аның арбасына утырган һәм җәяүле гармунчылар дәртле көй сызды, бала-чага кәнфит җыйды. Бирнә җыю Сабантуйның прелюдиясе булып тора. Ул бәйрәм рухын алдан ук тудыра, авыл халкын уртак шатлыкка әзерли.
Бирнә җыюда катнашу авыл халкын берләштерә һәм Сабантуйны оештыруга һәркемнең үз өлешен кертүенә мөмкинлек бирә. Чыннан да, бирнәләр мулдан иде. Берәүләр алдан әзерләгән бүләкләрен ярышта беренче килгән атка, икенчеләр батырга багышлады. Лилия Имамиева исә бирнә җыючыларны татар милли ризыкларыннан мул өстәл әзерләп каршылады. Капкага зур хәрефләр белән “Сабантуй-2026” дип язылуы, коймага чигелгән сөлгеләр эленүе генә дә ни тора! Мондый тамаша бары Мәктәп урамында гына. Спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов Лилия Имамиевага махсус әзерләнгән Грамота тапшырды. Мәктәп урамыннан тагын бер номинациядә Грамота Рәсимә Галимҗан кызына бирелде. Бу күркәм йола кешеләр арасында дуслыкны, үзара ярдәмләшүне ныгыта, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Өйдән-өйгә йөреп сөлге, кулъяулык, бүләкләр җыю яшь буынны халкыбызның мәдәни мирасы белән таныштыра, аларда туган төбәккә мәхәббәт хисләре уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев