Бюджет йөкләмәләре үтәлгәнме?
Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Утырышны район Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды.
Район Советы утырышы
Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Утырышны район Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды. Саба муниципаль районының 2025елгы бюджеты үтәлеше белән финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов таныштырды. Бюджетка барлык җыелма керемнәр 4,402 миллиард сум тәшкил иткән. Физик затлар кеременә салымны иң күп түләүчеләр булып магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсе, район үзәк хастаханәсе. Саба леспрохозы, “Саба” җәмгыяте, “Игенче” хуҗалыгы, ”Сабагаз” идарәсе тора. Милек салымы җыйнау –101, җир салымы планнары 105 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта исәпләнгән милек салымын кайбер авыл җирлекләре үти алмаган. Мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә түләүле хезмәт күрсәтү планнары үтәлеше 103,1 процент тәшкил итә.
Икенче көн тәртибе буенча “2025 елга кадәрге чорда дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру йомгаклары һәм 2036 елга кадәрге чорда яңа стратегияне үтәү бурычлары турында нотык белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов чыкты. Дәүләт программасының төп максаты – милләтара тынычлыкны һәм бердәмлекне саклау, гомумгражданлык хисләрен тәрбияләү һәм шул ук вакытта безнең илдә яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни төрлелеген саклау. Саба районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы тотрыклылык, төрле милләт вәкилләренең үзара тыныч хезмәттәшлеге белән характерлана.
Алдагы көн тәртипләре буенча сүз юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаевка бирелде. Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар тулысынча кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев