Гыйнвар - бухгалтерлар өчен кызу эш вакыты
2026 елның 1 гыйнварыннан бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле үзәкләштерелгән бухгалтериянең планлаштыру һәм хезмәт хакларын исәпләү-түләү бүлегендә гыйнвар дәвамында кызу эш кайный. Бухгалтерларның үз эшләрен оператив һәм төгәл башкаруы районның 78 оешмасында эшләүчеләргә аванс һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә. Хәерле, бәрәкәтле акчалар булсын!



Нет комментариев