Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БИЗНЕС-ЛЕДИ ӘЛФИЯ ХАНЫМ [+фото]

Район үзәгендә һәм Шәмәрдәндә ярминкәләр оештырылса яки сабалылар башкалабызга сәүдә белән барса, “Саида” дип язылган палаткада һәрвакыт сатып алучылар өелеп торыр. Төсе-кыяфәте, формасы белән үзенә чакырып торган прәннекләрне халык бик теләп сатып ала.

     Тәмен исә ашаган кеше белә. Чәйнисе дә юк, авызда үзе эреп бетә, диләр. Ә куллану базарына 2013 елда халкыбызның электән яраткан ризыгы белән килеп керүчеләр – Марат Гарипов һәм Әлфия Галләметдинова. Кече бизнес вәкилләре икесе дә Шәмәрдәндә яшиләр. Исеменә килгәндә, җитештерү ачылган елда Наилә һәм Марат Гариповларның кызлары туа. Нәтиҗәдә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә дә, кызга да Сәйдә (Саида) исеме кушыла. Прәннеккә кадәр дә Марат Гарәфетдин улының үз бизнесы була: буш бинаны сатып алып, түшәм тарттыру элементы – багет ясыйлар. Әмма чимал бәясе кыйммәтләнгәч, эш туктала. Артка юл  күрмәгән эшмәкәр яңа юнәлештә үзен сынап карарга була. Ни өчен прәннек пешерүне сайлаганнарын Марат хәзер үзе дә төгәл әйтә алмый.

“Барысы да спонтанно, ягъни үзеннән-үзе килеп чыкты. Бер бина буш тормасынга башланган эш дияргә дә була. Аллаһ тәгалә шулай кушты булса кирәк. Прәннек пешерү башта багет ясау белән параллель рәвештә барды. Лизингка җиһазлар алдык та, әкренгә эшне җайга салдык”,–ди ул.

Менә шул вакытта хатынының әнисе Әлфия Ризван кызының белгечлеге буенча җәмәгать туклануы техник-технологы булуы зур роль уйный.

Мәктәптән соң Казан сәүдә техникумын тәмамлый ул, практиканы данлыклы “Татарстан” ресторанында үтә.

“Мастерлар килгәнемне көтеп алалар, эшемне бик яраталар иде. Кырык йомыркага берүзем токмач баса, шуны кул белән кисә идем. Бик тәмле ризыклар пешерергә өйрәттеләр. Техникумда чыгарылыш имтиханында миннән хәтта сынау да алмадылар, автомат рәвештә 5нче разряд бирделәр. Шәмәрдәнгә кайткач, әнием Рәисә янында “Пельменный» кафесында өлкән повар булып өч ел, ит комбинатында 15 ел эшләдем. Югары белем соралгач, авыл хуҗалыгы академиясендә читтән торып 6 ел укыдым. 2013 елда тормышымда зур үзгәреш булды, хезмәтем бизнес белән бәйләнде”,– дип сөйләде Әлфия Галләметдинова.

Әмма башта эш бер дә җи­ңелдән бармый. Ике ел хезмәт хакы да күрмиләр. Продукциянең сыйфаты яхшырганчы 4 ел азапланалар. Йә формасы ошамый, йә тәме. Ул чакта җиһазлар алынган Пенза  кондитерлары да үз киңәшләрен бирә. Бер технолог тәкъдиме белән халык телендә “метод тыка” дип йөртелгән ысулны да сынап карыйлар. Үҗәтлек, максатка ирешү омтылышы барыбер үзенекен итә, кибетләрдә “Саида” прәннеген сораучылар күбәя. Чөнки сыйфат яхшыра. Хәзерге вакытта җәмгыять цехында айга 45 тонна 16 төрдәге хәләл продукция чыга, әле ул да җитми. Сорау зур, марка югары. Җитештерелгән продукция республика районнарына һәм Мари Иленә, Киров, Новгород өлкәләренә җибәрелә.

“Хәзер безне кабатларга тырышучылар бар, фирма маркасы астында прәннек чыгару очраклары да булды. Әмма халыкны алдый алмыйсың, суррогат икәнен тәменнән тиз аералар. Без дә марканы саклыйбыз. Әгәр дә прәннек миңа ошамый, ярылган, төсе-тәме киткән икән, 10 тартмамы ул, 20ме – мин аны сатуга чыгармыйм. Кондитерлар җаваплылыкны аңлый, бар  күңелеңне бирмәсәң цехта эшләп булмый”,– ди Әлфия ханым.

Аны коллектив ярата, барлык технология циклын яхшы белгәне өчен хөрмәт итә.

“Безгә монда бик ошый. Җитәкчебез кайгыртучан һәм таләпчән. Эшне ахырына җиткерә белә. Башка урынга китү турында уйлаган да юк”,– ди Кукмарадан сеңлесе Людмила Зәйнуллина белән электричкада йөреп эшләүче Ираида Бектина.

Хәзер максатлары – айга 100 тоннага кадәр продукция чыгару. Җитештерү күләмен тагын да арттыру өчен яңа бина төзергә планлаштыралар. Әлфия Галләметдинова ике чакырылыш рәттән район Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз-депутатларының "Мәрхәмәт" берләшмәсе райондагы вәкиле буларак та җәмәгать эшләрендә актив катнаша. “Саида” прәннекләре Украинага гуманитар  ярдәм сыйфатында да җибәрелә.

“Мәрхәмәтле, гадел булырга әни безне кечкенәдән өйрәтте. Мин әниемнең исән-сау булуы белән бәхетле. Көн саен иртән чыгып киткәндә аның хәер-фатихасын алам”,– ди Әлфия ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев