Бөтенроссия патриотик иҗат фестивале «Славься, Отечество!»
Район яңалыклары

Бөтенроссия патриотик иҗат фестивале «Славься, Отечество!»

20 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор ансамбле Чаллы шәһәрендә узган Бөтенроссия күләмендә булган «Славься, Отечество!» − дип исемләнгән патриотик иҗат фестивалендә катнашты.

Ансамбль Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре буенча театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады. «Тулган ай» коллективы җитәкчесе − М. А. Галиева (ветераннар Советы Рәисе); Сәнгать җитәкчеләре − Р. С. Асрутдинова (Шәмәрдән авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе) һәм Г.Н.Зайнутдинова(Шәмәрдән авыл мәдәният йорты методисты). Катнашучылар 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде!

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am


Нет комментариев