Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген «Алтын туп» спорт үзәгендә Илмир Вәлимөхәммәтов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды

Турнирга кадәр бер төркем туганнары, дуслары зиратта мәрхүмнең каберенә барып, аның рухына дога кылдылар.

 Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба жәмигь мэчете имамы Алмаз хәзрәт Гаянов, Илмирның бертуган сеңлесе Ландыш Тимергалиева, шулай ук аның туганнары, дуслары, спорт ветераннары катнашты. 

  Расих Рахимҗан улы Илмирны яхшы спортчы, тырыш, әйбәт кеше булуы турында искә алды. "Бу безне берләштерә, якынайта, дуслаштыра торган турнир", – диде Алмаз хәзрәт. Сеңлесе Ландыш исә футболчыларга матур уен теләде.

 Турнирда җиде команда – "Администрация" (Саба), СтарКо (Саба), "СабыГаз" (Саба), "Теләче" (Теләче), "Мечта" (Нократ Аланы), "МЧС" (Саба), һәм "Саба" (Саба) командалары катнашты. Командаларның җиңүгә омтылышы беренче таймнан ук күренде. Ярышлар актив, җанлы үтте.

 Иң көчле, иң уңышлы һәм яхшы әзерлекле командалар финалга чыкты. Болар: "Администрация" (Саба), СтарКо (Саба), "Теләче" (Теләче), "Мечта" (Нократ Аланы) командалары.  Иң яхшы командаларны берләштергән финал матчлары аеруча  мавыктыргыч узды. Җиңү яулаган командаларны Ландыш Тимергалиева тәбрикләде. Ул җиңү яулаган командаларга кыймәтле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар, ә "Теләче" командасына күчмә кубок тапшырды.

 Бертуган абыем истәлегенә багышланган мини футбол буенча турнирның дәвамлы булуын бик телим. Быел икенче кабат оештырырга насыйп булды, шуңа һичшиксез шатмын. Абыем хакында истәлекне шушы турнир аша саклыйсым килә. Әлеге турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләр- шәхси эшмәкәрләр Даминов Руслан, Илфат һәм Илназ Вакказовлар, Раилә Хасанова, Ганиев Альберт, Тимуршин Фәрид, Шавалиев Айдар, Валиуллин Алмаз, Халимова Гөлшат, Шафигуллина Гөлия, Ханафиев Айнур, Нугманов Динарларга,  классташлары Ибрагимов Эдуард, Габдрахманов Дамир, Идрисов Рамилләргә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм! Шулай ук турнирда катнашкан һәрбер командага зур рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да эшләрендә уңышлар, тормышлары имин булуын телим!,- диде Ландыш Тимергалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев