Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген “Аргамак” картодромында карт автобильләрендә ярышлар буенча 2026 ел сезоны башланып китте

Ярышта Сабаның “Торнадо” спорт клубында шөгыльләнүчеләр дә зур уңышка ирештеләр.

Бүген  “Аргамак” картодромында карт  автобильләрендә ярышлар  буенча 2026 ел  сезоны башланып китте.  Сабага республиканың 18  районыннан  һәм  шәһәреннән 150дән  артык  пилот   килде. Алар бүген  Татарстан  беренчелегенә “Стриж”, “Honda GX-200”, “125-А”  класслы картларда  узыштылар. Ярышта Сабаның “Торнадо”  спорт  клубында шөгыльләнүчеләр  дә зур  уңышка ирештеләр. Данис Насыйбуллин “125-А”  класслы  картта 200 очко туплап 25  көндәше  арасында  беренче  урынны  алуга  иреште. Аның  уңышын “Стриж”да  Фидан  Шаһиев та  кабатлады. “Мин картингка 7  ел  йөрим.  Саба  урта  мәктәбендә 6нчы сыйныфта укыйм. Бүгенге  җиңүемә бик шатмын. Тырыштым,  көндәшләр дә тырышты. “Стриж”ны механик  Динар абый әзерләгән  иде. Безнең  командадан  Данис Насыйбуллин да тырышты. Молодец ул. Иртәгә мин “Пилот”та  узышам. Җиңәрменме-юкмы – әйтә  алмыйм. Көчле   көндәшләр булачак”, –диде  Фидан.  “Торнадо”дан тагын “125-А” классында бер  пилот – Расим  Йосыфҗанов  4нче  урынны  алды.

   Бүләкләү тантанасында яшьләр  эшләре  һәм  спорт бүлеге начальнигы  Азат Гатиятуллин, Татарстан Республикасының картинг комитеты рәисе Николай Бондарев, Татарстан Республикасының автоспорт федерациясе техник директоры Резеда Мортазина, спорт комиссарлары Владимир Мурыгин, Камил Кәбиров, ярышлар  җитәкчесе Илгиз Насыйбуллин  катнашты.

Иртәгә  ярышлар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев