Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга чыктылар

Иң элек техника паркында игенче-механизаторлар белән киңәшмә үткәрелде

Районыбызда язгы кыр эшләре башланып китте. Бүген “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында туңга  сөрелгән  җирләрне тырмалауга  чыктылар. Иң элек техника паркында игенче-механизаторлар  белән  киңәшмә  үткәрелде.  “Безне быел да  күп эшләр  көтә. Читтән  ярдәм  көтеп торып  булмый. Кырда барлык  агрегатлар  да үзебезнеке булачак. Үзебез эшләгән – үзебезгә. Кеереме дә, акчасы да, хезмәт хакы да үзебезгә. Шуңа   күрә сынатмыйча,  узган  елдагы шикелле бердәм булып эшләргә кала. Техника 100 проөент диярлек төзек, хәйран гына  запас  частьлар  алынды. Табигать шартлары  да үзенекен итә. Барыбызга да хезмәтне  саклауда барлык төр  кагыйдәләрне төгәл  үтәп эшләргә   язсын”,– диде предприятие  җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов.  

  Агроном  Хәлим Касыймов быелгы  кыр эшләренең үзенчәлекләре белән таныштырды. “Мәйданнар тигез җилләмәлектән, юеш һәм  коры  җирләре  булганлыктан, бер басуны беркайчан  да берьюлы тырмалап бетереп китеп  булмаячак. Без элек агрегатларны  күчереп  йөртми, өлгермәгән җирләрнең өлгергәнен  көтә  торган  идек. Быел алай булмаячак. Күтәртелә торган ике ике тырма агрегаты бар, шуңа  күрә кайсы басу  өлгергән,  шунда күчеп  йөрисе була. Яңалыкларга  килгәндә, азык  кулҗтураларыннан рапсны –   120, көнбагышны –110 гектарда үстерәчәкбез. Кукурузның 100 гектарын орлыкка  алырга дип торабыз. Сөт  сату бәяләре төшкәнлектән,  күпмедер акчаны игенчелектән да кертү ягын карарга кирәк булачак”,– дип  аңлатты агроном.

Шуннан соң “Т-150” тракторына тырма агрегаты таккан Илгизәр Каюмов кырга юл  алды. Ул дым каплатуны 64 гектарлы  кукуруз игеләчәк басудан башлады. Иң элек авыл имам-хатибы  дога укып кыр эшләренә хәер-фатихасын бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев