Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген кич Сабада төп Чыршыны ачу тантанасы булды

Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды.

 

 

Ел әле генә башланган кебек тә бит, әмма санаулы 365 көн инде узып  бара.  Иң  якты хатирәләрен күңелдә саклап, аны да тарихка озатабыз. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм  шул бер адымда  әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. 2022 елның санаулы көннәре калып барганда, төгәлрәге, 28 декабрьдә Сабада районның төп чыршысы утлары кабынды.  Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2022 һәм якынлашып килүче 2023 еллар символлары Юлбарыс, Куян халыкка бәйрәм бүләк иттеләр. Район башлыгы Рәис Миңнеханов барлык сабалыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән котлады,  изге теләкләрен җиткерде. Кыш бабайлар, Кар  кызлары парады булмагангамы, бәйрәмдә  кеше күп чыкмаган. Шулай да  яшьләр арасында бер  һава  сулап  кайтуны артыграк  күргән өлкәннәр дә җитәрлек  иде. “Елы шундый булгач, быел  чыршы ачуны парадсыз гына үткәрергә булдык, күбрәк  чаралар  балалар  белән  уза. Шулай ук территорияләрне бизәү конкурсында җиңүчеләрне дә туңдырып, сәхнәгә  чакырып тормадык. Призларын электрон   юл  белән генә җибәрдек. Заманы  шул бит”,– диде Рәис Нургали  улы. Хезмәт  коллективлары,  шәхси хуҗалыклар ясаган кар-боз  сыннары  экранда    күрсәтелде. 

 Аннары  боздан  ясалган  сәхнәдә  ел символлары тарткалашып  алды.  “Мин  район үзәгендә 500  урынлы мәктәп, Сабада –27, Шәмәрдәндә 12 фатирлы  йортлар,  З.Йосыпов  урамында “Гаилә” паркы, Урта Ныртыда клуб, Юлбатта һәм Иске Мичәндә ФАПлар,  Иске Икшермә кадет мәктәбендә балалар лагере өчен  мәйданчык, душ комплексы  төзедем.Татар Икшермәсендә клубына  ремонт  ясадым. Күп эшләрне тәмамлап  булмады. Ә син, киләсе  ел  хуҗасы  буларак нәрсәләр кырырга планлаштырасың инде? Үз шәүләңнән  курка торган  куян бит син”,– дип гайрәт  чәчте Юлбарыс.

 “Мин дә тик  утырырга җыенмыйм. Планнар зурдан. Сабада  яшьләр үзәге, Олы  Арташта ФАП, Түбән Утар авылы  янында 116 мең күркә йомыркага исәпләнгән инкубатор, район буенча 25  аренда  йорты, Яңа Мичән  авылында  кибет төзергә җыенам. Байлар Сабасында  син эшләп бетермәгән  чистарту корылмасын  да  хутка  җибәрергә исәплим. Иң мөһиме, илдә тынычлык урнаштырырга  җыенам. Әйдә, эшләреңне  миңа тапшыр  да  сыпырт”,– диде  аңа  каршы Куян.

Тулырак  язма “Саба таңнары” газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев