Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген җомга-догалар кабул була торган көн

Аллаһның җирдәге илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйткән: «Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы - җомга».

Җомга көнне Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмне бар кылды, шул көнне аны җәннәткә кертте һәм шул көнне аны җәннәттән чыгарды, кыямәт тә җомга көнендә булачак.

Җомга намазын мәчеткә барып уку фарыз гамәл булып тора. Аллаһы Тәгалә “Җомга” сүрәсенең 9-10 нчы аятьләрендә:

“Әй иман китергән бәндәләр! Әгәр дә җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз һәм сату-алуны, дөнья эшләрен калдырыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр дә сез моны белсәгез. Җомга намазы укылса, җир өсте буйлап таралыгыз, Аллаһның нигъмәтләрен эзләгез һәм Аллаһның күп итеп искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез”, – дип әйтте.

 Бу намаз фарыз булганга күрә, сәбәпсез аны калдыру зур гөнаһ төренә керә. Мөхәммәд пәйгамбәр:

“Кем дә кем бернинди сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер суга”, – дигән. Икенче бер хәдистә Аллаһның илчесе: “Кешеләр яки җомга намазын калдырудан туктыйлар яки Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер суга. Соңыннан алар гафилләрдән булачаклар”, – дип кисәтә.

 Галимнәр аңлатуынча, бу кешенең күңелендә ихласлылык юкка чыга һәм ул монафыйк кешегә әйләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев