Район мәдәният йортында якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды
Республикабызның сәхнә йолдызлары катнашындагы тамаша Казандагы «Саба якташлары» җәмгыяте җитәкчесе Мәҗит Салихов һәм якташыбыз, автор-башкаручы Айдар Тимербаев теләктәшлегендә узды
Концертны карарга килүчеләрнең күпчелеге уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр иде. Аларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләде һәм бәйрәм уңаеннан җылы, ихлас теләкләрен җиткерде. Концертта күбесенчә Айдар Тимербаев җырлары яңгырады. Якташыбыз Энҗе Шәймурзина, Илшат Вәлиев, Азат Фазлыев, баянчы Булат Шәрипов, «Казан егетләре» ансамле һ.б. чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Концертны махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеров алып барды. Концерт азагында "Саба якташлары" җәмгыяте җитәкчесе Мәҗит Салихов, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Ирек Гарипов Айдар ТИмербаевка һәм барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Бәйрәм турында тулырак «Саба таңнары» газетасының чираттагы саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев