Районыбыз тагын бер асыл егетен соңгы юлга озатты
Махсус хәрби операциядә вафат булган Йосыф Алан авылы егете Хәдис Хафизовны бүген туган авылына алып кайтып җирләделәр.
Хәдис Хәлим улы Хафизов ( 15.01.1996) махсус хәрби операциягә мобилизация буенча китә. 2025 елның 2 июлендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә вафат була. Өйләнгән. Йосыф Алан авылындагы төп йортта әти-әнисе, хатыны, 2 яшьлек улы яшиләр.
Хушлашу мәрасимендә Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, туганнары, авылдашлары катнашты.
«Хәдис мобилизация башлангач читтә калмады. Үз бурычын намус белән үтәде, илебез сагында торучы егетләребез барысы да герой, ә Хәдис - икеләтә герой, чөнки ул Ватаны хакына гомерен бирде. Аның исемен онытмабыз, киләчәк буынны аның үрнәгендә тәрбияләрбез. Улы Солтан әтисе белән горурлана ала. Якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен»,- диде башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов.
«Хәдисне кечкенәдән йөзеннән елмаю китмәде, шаян, шук егет булды, кечкенә чакта бергәләп көтүләр көткән хәтердә. СВОда чакта да бервакытта да зарланмады,күп тапкырлар алгы сызыкта булды, үзен чын геройларча тотты, әти-әнисенең, якыннарының йөзенә кызыллык китермәде»,- дип искә алды туганы Азат Хәлилов.
Абыйсы турында җылы сүзләрен бертуган энекәше Хәйдәр дә җиткерде.
«Хәдис безнең күңелдә тыйнак, аз сүзле булып истә калды. Ялга кайткач,безнең штабка да кергән иде. Без аңа гел посылкалар җибәреп тордык, соңгысын 26 июнь көнне озаттык. Батыр егет син, Хәдис, дибез, авылыбызның герое ул, беркем артына да качып калмады, ил алдындагы бурычын чын ирләрчә үтәде. Без аның белән горурланабыз. Урыны җәннәттә булсын, якыннарына -сабырлык»- дип сөйләде авылдашы, «Солдатка -аш» гуманитар ярдәм әзерләү штабы волонтеры Люция Нәбиуллина.
Ахырдан улын озатырга килгән бар халыкка, җитәкчеләргә, авылдашлына әтисе Хәлим рәхмәт сүзләре җиткерде. Илебезнең тугры улы, батыр йөрәкле героебыз Хәдис Хафизовның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Онытмабыз сине, батыр солдат!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев