Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген Сабада заманча инициативалы укытучылар форумы ачылды

Чарада Россиянең 30дан артык төбәгеннән дәүләт һәм хосусый белем бирү оешмаларында эшләүче 200дән артык педагог катнаша.

 

Бүген сәләтле балалар  өчен   «ОНИКС-2024» мәгариф үзәгендә заманча инициативалы укытучылар форумы башланды. Чарада Россиянең  30дан  артык  төбәгеннән дәүләт һәм хосусый белем бирү оешмаларында эшләүче 200дән артык  педагог катнаша. Форумның пленар  өлеше Саба аграр  көллиятенең актлар  залында  булды. “Вакыт табып  килгәнегез  өчен барыгызга да зур рәхмәт. Үсеп  китлүче яшь буынның  киләчәге сезнең  кулда.  Аларның  уңышлары  –  сез уңышлар. Сездән башка  киләчәк юк.  Сез могҗиза тудыручы иң зур көч. Куйган максатларыгызга ирешсәгез, теләкләрегез тормышка ашса, киләчәк  ышанычлы  кулларда булачак. Форумда  катнашучыларга тудырылган барлык  шартлар да  сезнең өчен.   Нәрсәдер  ошамаса, әйтегез, без  төзәтербез.  Үзегезне  саклагыз, иң  мөһиме,  сәламәтлек.  Сез  сау булсагыз, балалар да күбрәк беләчәк,  күбрәк иҗат итәчәк. Бу – зур эш. Уңышлар  сезгә”,– дип  мөрәҗәгать итте район башлыгы  Рәис Миңнеханов педагогларга. Аннары  сүз мәгариф  үзәге директоры  Ләйлә Мөбарәкшинага бирелде.    

Форумны уздыруның максаты –заманча мәктәп педагогларының үзара профессиональ илһамландыручы   хезмәттәшлеге. Аларны бүгенге проблемалар турында катлаулы акыллы сүзләрсез, күңелсез теорияләрсез, кыйналган фразаларсыз, бары тик практика һәм гадәти булмаган форматларда актив фикер алышу көтә.

 Спекерларның экспресс  чыгышларыннан күренгәнчә, педагоглар 6-7 август көннәрендә  хәзерге мәгарифтә фикер лидерлары белән аралашачак,  яңа танышулар,  фикердәшләр белән рухи әңгәмәләр булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев