Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабаның үзәк мәйданында «Хәтер шәме» акциясе узачак

22 июнь -Хәтер һәм кайгы көне

1941 нче елның 22 июне илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсеБөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара.
Сугыш чоры ул кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды. 

Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз. Бүген районыбыз үзәгендә, авылларда матәм митинглары үтә. Янәшәбездә булган тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту безнең бурыч һәм җаваплылык.
Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.

Бүген Сабаның үзәк мәйданында 18.00 сәгатьтә Хәтер шәме акциясе узачак. Барыгызны да әлеге чарада катнашырга, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алырга чакырабыз.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев