Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген Сатыш авылында яшәүче Факиһә Кәримованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, «Саба» җәмгыятенең «Сатыш» бүлеге җитәкчесе Раил Шәймәрданов тәбрикләде.

 

Кәримова Факиһә Корбан кызы  Сатыш авылында Корбан белән Гарифә гаиләсендә 2нче бала булып дөньяга килә. 1937нче елда 1нче класска укырга керә. Математикага сәләте бик көчле булса да 4 класс кына белем ала. Алар гаиләдә 4 бала үсә: Мөхәммәтгали,Факиһә, Галия, Мәшүдә. Әтисе Корбан Фин һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында терсәктән бер кулын югалтып кайта. Гаиләсен ач-ялангач итмәс өчен сыңыр кул белән дә барлык эшләрдә катнаша, сәгатьләр төзәтә, шулай ук токарь буларак колхозга да булыша. Ул өендә кул белән әйләндереп кайрый торган кайракта лобогрейка пычаклары кайрый торган була. Бу уңайдан авыл кешеләре дә аңа еш мөрәҗәгать итә. Әтисенә булышам дип Факиһә апа да 9-10 яшьлек чагыннан кайрак әйләндерә. Шулай ук шушы яшьләрдә колхоз эшендә дә катнаша башлый. Кечкенәдән тырыш, акыллы булган, нинди генә авыр хезмәт башкарса да куркып калмаган. Ә инде 15 яшьлек чагында борчак чабу, кукуруз арасыннан алабута җыюда да актив катнаша. Бераздан аны башкалар белән беррәттән окоп казырга җибәрәләр. Ачлыктан интегеп, аяк-куллар өшегән ул чаклар бүген дә хәтерендә аның. Шулай ук Мәшнәкъ урманнарын кисүне дә, шунда вагон бушатуларны да үз җилкәсендә татый ул. 

Илдә тынычлык урнашкач 1955 елның августында авылның акыллы гына Ибраһим исемле егете белән гаилә корып җибәргәннәр. Бу вакытта ул колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Ибраһим абый авылда гомер буе мал врачы булган. Ярдәмчеллелеге белән  авыл халкының да күңелен яулый ул. Ибраһим абый белән Факиһә апа 48 ел бергә матур гомер кичерәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр: 4 кыз, 1 малай.

Лаеклы ялга чыкканчы Факиһә апа үз колхозында хезмәт куя. Ул вакытта колхоздагы барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла. Хезмәтнең төрлесе туры килә, чөгендер эшкәртү дә, борчак чабу да, кыш көне күрше авылның сенаж чокырларын кул белән чабып трактор арбасына сенаж төяп кайтулар да.

Бүгенге көндә тормыш иптәше Ибраһим һәм улы Илшат вафат. Ә үзе кадер-хөрмәт тоеп кызы Фирдәвес һәм кияве Хаҗинур гаиләсендә гомер кичерә. Факиһә апаның бүгенгесе көндә 4 кызы, 8 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Аларның барысы өчен дә кадерле кеше ул.

  Кәримова Факиһә Корбан кызы – тыл һәм хезмәт ветераны, “Ана даны” һәм башка бик күп медальләргә лаек булган кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев