Бүген Туктар авылында яшәүче Наилә Ахиярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин котлады.
Ахиярова Наилә Шарифулла кызы Кызыл-Мишә авылында туып үсә. 1957 елның декабрендә Мехәмәтдин абый белән тормыш корып жибәрәләр. Бер-бер артлы 3 балалары туа. Наилә апа «Октябрь» колхозында эшләп лаеклы ялга чыкты.
Ахияровлар гаиләсе бик эшчән,тату гаилә. Мехәмәтдин абый белән Наилә апа балаларына да яхшы тәрбия бирделәр. Балалары тәртипле, эшчән. Кызганычка каршы, уллары Миннегаянны югалту ачысын да кичерергә туры килә.
Мехәмәтдин абый белән Наилә апаның ике кызлары Теләчәдә яши. Алар авылдашларына урнәк булып, аларның ихтирамын тоеп матур гомер кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев