«Бүләк оту - бәхет эше», ди Сабантуйда ике зур призга ия булган Рамил Гарифуллин
Сабантуйда көн үзәгендә мәйданның кечкенә сәхнәсендә уза торган аукцион уенын халык елдагыча көтеп ала. Кемдер бәхетен сынарга, кемдер кызык карарга дип килә.
Быел тамаша алдыннан сәхнәне үзешчән җырчылар “кыздырды”. Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тамашачыларны уйнатылачак бүләкләр исемлеге белән таныштырганнан соң, халык тагын да җанланып китте. 14 төрле приз арасында - уенчык машина, 3 центнер фураж, су фильтры, мини бассейн, чәч алгыч машинка, сетевой фильтр, кер киптергеч+үтүк, автомобиль җыеламасы, төзелеш кирәк-яраклары, иттарткыч белән бергә - велосипед, телевизор, кер юу машинасы, морозильник кебек затлы призлар да уйнатылачак иде. Аукцион шартлары буенча һәркем үз бәясен тәкъдим итеп, бүләк яшеренгән конвертларны алырга ашыкты. Сату-сатулашу барышында 2 меңнән башланып киткән бәя - 10-11 меңгә кадәр күтәрелде. Ә иң соңгы конвертны бер катнашучы 12 мең сумга сатып алды. Конвертлар үз ияләрен тапкач, иң күңеллесе башланды. Баштарак, конвертлардан “вак-төяк” бүләкләр чыкты. Ниһаять, Сабадан Илгизәр Кәримов иң зур приз - морозильник отуга, зур приз ияләре дә ачы клана башлады. Исемен әйтергә теләмәгән егет - 15 меңлек велосипед, аукционда ике конверт сатып алган Рамиль Гарифуллин аның берсендә – телевизор, икенчесендә- кер юу машинасы “яшеренгәнлеген” игълан итте. Бәхет елмайса да елмайган Рамилгә! “Мондый азартлы уенда беренче катнашуым гына түгел. Дөрес, Сабада уйнап караганым юк. Лесхоз Сабантуенда суыткыч һәм мини пекарня отканым бар. Сабаныкы бигрәк отышлы булды. Бәйрәмнән гаиләм өчен зур бүләкләр белән кайтып китәм, игелеге булсын”,- дип уртаклашты бәхетле отыш иясе. Аукцион төгәлләнгәннән соң, лотерея уйнату башланды. Сатылган 200 билетның 120се генә отышлы булып чыкты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев