«Буыннар старты» юл хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерде
«Саба аграр көллияте» автодромында һәм Саба гимназиясе базасында «Буыннар старты» республика конкурсының муниципаль этабы – төрле яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча команда беренчелеге узды.
«Саба аграр көллияте» автодромында һәм Саба гимназиясе базасында «Буыннар старты» республика конкурсының муниципаль этабы – төрле яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча команда беренчелеге узды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе, мәгариф идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе тарафыннан үткәрелде. Конкурсның бурычлары – юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү; балаларның сукбайлыгын һәм күзәтүчесезлеген профилактикалау эшен камилләштерү, хокук бозуларны булдырмау; балигъ булмаганнарда һәм ата-аналар җәмәгатьчелегендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, шулай ук аларны пропагандалауда катнашу; сәламәт һәм имин яшәү рәвеше культурасын формалаштыру; гаилә кыйммәтләрен, гаилә ялын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Барысы 3 команда катнашты. Конкурс 5 станциядән торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Янгын куркынычсызлыгы».
Конкурста йомгак ясалып, призлы урыннар Сабадан Заһидуллиннар (1нче), Вәлиевлар (2нче) Ганиевлар (3нче) гаиләләренә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев