Быел районда 382 бала беренче сыйныфка аяк басты
Барлыгы 270 бала белем алучы сәләтле балалар өчен “Оникс” мәгариф үзәгендә Белем көне быел да тантаналы шартларда узды.
Бәйрәм тантанасы Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алудан башланды. Белем йорты узган уку елында 16 укучысын олы тормыш юлына чыгарган булса, быел 25 бала беренче сыйныфка укырга керде. Унбиш малай һәм ун кыз булып тупланган беренчеләрне укытучылары Диләрә Мирзегалләмова кабул итеп алды. Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин Белем көне белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. “1 сентябрь – бөтенебезгә дә иң якын бәйрәм. Тормышта туганнан башлап гомер буе гыйлем аласы. Заман белән бергә атлау һәм яңалыклардан калышмас өчен белемеңне һәрдаим арттырырга кирәк. Республикабыз Рәисенә районыбызда булдырылган мөмкинлекләр өчен сезнең һәм үземнең исемнән зур рәхмәт әйтәсем килә. Үзебезнең киләчәккә шушы балалар аша нигез салабыз. Аларны ничек тәрбиялибез – безнең киләчәк шундый булачак», – диде үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм 1 сыйныф укучыларына уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшырды. Шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядәге укучыларны бүләкләде. Республиканың тугыз районыннан укучылар кабул итүче белем бирү учреждениесе узган уку елыннан Идел буе федераль округының математика фәнни-мәгариф үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара, быел математика фәненнән тирәнтен белем бирү буенча махсус программа нигезендә эшләү күздә тотыла. Бәйрәм чарасында фәнни-мәгариф үзәгенең җитәкчесе Марат Арсланов та катнашып, укучылар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган уку йортына зур өметләр баглавын әйтте. “Әлеге белем йортының булачак Нобель премиясе лауреатлары, танылган галимнәр үстерерлек мөмкинлеге бар. Россия–бөек ил. Безнең республика – Россиянең аерым состав өлеше, республикабызның фәнни тормышының барлык юнәлешләрен лаеклы тәкъдим иткән фән вәкилләрен тәрбияләү безнең бурычыбыз”, –диде Марат Арсланов. “Оникс” мәгариф үзәге директоры Ләйлә Мөбарәкшина да Яңа уку елы башлану белән котлап, һәрбер яңа башлангычның уңышлы һәм нәтиҗәле булуын теләде. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Альбина Шәмсетдинова Сабада гына түгел, республика буенча дәрәҗәле булган белем бирү учреждениесенә беренче сыйныфка аяк атлаган нәниләргә үзләренә тапшырылган өмет-ышанычларны аклауларын сорады. Белем иленең серле символик ачкычын беренче сыйныфлар кабул итеп алып, тырышып укыячакларына, фән нигезләрен яхшы үзләштерәчәкләренә ышандырдылар. Тәүге дәрескә чакырып чыңлаган кыңгырау тавышы яулыйсы биеклекләргә, зур ачышларга чакыру булып та яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев