Быел тату сыйныф  серләрен  Сабада  ачыкладылар
Район яңалыклары

Быел тату сыйныф серләрен Сабада ачыкладылар

Районыбызга 400дән артык кеше килде. Балалар һәм ата-аналар аграр көллиятнең актлар залында 5 сәгать дәвамында үзләрнең проектларын якладылар.

Менә инде ун ел республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитетлары конкурсы үткәрелә. Ул гаилә, укытучылар һәм укучылар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга, йогынтылы  көчкә ия  үзара элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

   Конкурс кысаларында ата-аналар комитетлары үзләренең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаша, тәрбия эшендә кулланыла торган нәтиҗәле алымнарны тәкъдим итә. Елдан-ел катнашучылар саны арта, проектларның эчтәлеге байый, яңача фикерләр һәм инициативалар туа. Мәктәп тормышында ата-аналарның ролен арттыруга, балаларны тәрбияләүдә уртак җаваплылыкны формалаштыруга ярдәм итә. Ул шулай ук дус, тату сыйныф мохите булдыруда мөһим этәргеч булып тора.

   Бу еллар дәвамында конкурс күп кенә гаиләләрне берләштерде, иҗади фикерләүче, актив ата-аналарны ачыклады һәм аларның тәҗрибәсен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. 2025 елда конкурста республика мәктәпләреннән 3720 ата-аналар комитеты катнашкан. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 17 команда финалга чыккан һәм  абсолют җиңүче булып Саба урта  урта мәктәбенең ата-аналар комитеты танылган  иде. Былтыр призерлар Мөслим районында  ачыкланса, быел 400дэн артык кеше  Сабага  килде. Балалар һәм ата-аналар аграр  көллиятнең  актлар  залында 5  сәгать  дәвамында үзләрнең проектларын  якладылар. 

 Аңарчы бәйгедә катнашучылар муниципаль һәм  зона  этапларында иҗади сынаулар үткәннәр, уңышлы хезмәттәшлек серләре белән уртаклашканнар, бергәләп иҗади визитка сценарийлар язганнар, репетицияләр ясаганнар, сыйныф портфолиосын һәм казанышлар күргәзмәсен әзерләгәннәр. Кайсы команданыкы ничек  килеп  чыкканын финал   күрсәтте. “Визит карточкасы" иҗади идея, артистлык, бердәмлек критерийлары белән бәяләнде. «Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында ата-аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча киңәшченең үзара хезмәттәшлеге: бердәм тәрбия мохите» темасына иҗади проектны да һәр команда үзләренчә кабатланмас оталык белән  якладылар. Иҗат номерлары Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Чыгышларның бәйгенең игълан ителгән темасына туры килүе, сыйныф җитәкчесенең катнашуы, ата-аналарның һәм сыйныфның тупланганлы  ачылуы кирәк иде. Актуальлек, гамәли әһәмиятлелек, визуальләштерү исәпкә  алынды. Чыгышлар бик  самими, дулкынландыргыч,  вакыт-вакыт  күздән  яшьләр китерерлек иде. Хөкемдар түгелмен, һәр номерны,  моңа беренче урын булачак,  дип караучы тамашачы ролендә генә идем. Жюри әгъзалары – Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык «иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» дәүләт учреждениесе директоры Дмитрий Туманов, педагогика фәннәре кандидаты Регина Хөсәенова һәм башкалар гадел бәя биргәндер дип уйлыйк. Русча әйткәндә, им виднее. Зал аларның финал нәтиҗәләрен игълан иткәнен көткәндә дә сәхнә буш тормады. Җыр-бию, дискотека ата-аналар  комитетларын тәмам якынайтып, бербөтен итеп  бетерде.   

 “Менә безнең республикакүләм конкурсыбыз, финалыбыз да ахырына якынлашты. Алып баручылар белән тулысынча килешәм: бүген залда иң яхшы тамашачылар җыелган. Ышаныгыз, конкурс уздырылган 10 ел дәвамында, шуның җидесен үзем алып барам, беркайчан да бер залда шундый игелекле, ихлас, ачык күңелле һәм дус коллективлар булганы юк иде. Һәм бу чыннан да шулай. Без бу конкурста җиңелүчеләр юк дип әйтәбез, чөнки иң мөһиме – без инде җиңдек. Без коллективларыбызда, әти-әниләребез, укытучыларыбыз белән җылы, дуслык мөнәсәбәтләре таптык. Ә дуслыктан да кадерлерәк нәрсә бар соң? Мөгаен, юктыр. Тик бергә генә без зур, изге эшләр башкара алачакбыз. Тик бергә генә без бүген сәхнә алдында торган, арыган булсалар да, бәхетле булган шул буынны тәрбияли алачакбыз”,– диде Алсу Әсәдуллина барлык  катнашучылар да сәхнәгә  чыгып беткәч.

   Иң элек 3нче  урынны  алучылар игълан ителде.  Сәхнәгә җанатарлар  алкышлавы  астында Казанның  182нче политехник һәм 79нчы эколог-технологик лицейлары,  Яр Чаллының 41нче, Тәтеш  районының 1нче урта мәктәпләре вәкилләре чыкты. Икенче  урыннарга  лаек 6 команда арасында Саба гимназиясе дә бар  иде. Җиңү  Лаеш, Бөгелмә, Спас, Кайбыч, Балтач районнарыннан, Нурлат шәһәреннән килгән ата-аналар комитетларына  бирелде. Гран-прига  Арча районының 6нчы урта  мәктәбе командасы лаек булды.

“Конкурска өч ай дәвамында бик нык әзерләндек. Арчаларның  өч ел  финалга  чыкканнары  юк  иде. Абсолют  җиңү  яулау безгә дә, балаларга да, әти-әниләр өчен дә зур  вакыйга  булды. Киләчәктә дә уңыш елмаймый  калмас. Саба районы хакимиятенә, оештыручыларга җылы  кабул иткәннәре  өчен зур рәхмәт. Безгә бик  ошады”, – дип кичерешләрен  уртаклашты 8в сыйныфы җитәкчесе Ришад  Сәйфетдинов.

 Урыннар төрле булса да, бирелгән бүләкләр тату  сыйныф  серләрен  ачучыларның барысын да тигезләде. Конкурс  үткәрелә башлаганга  10 ел тулу  уңаеннан барлык командаларга  Кара диңгез яр буендагы балалар сәламәтләндерү лагерена юлламалар һәм 10 мең  сумга  сертификатлар  бирелде.


Нет комментариев