Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чананы җәйдән әзерлә

Кукмара районында авыл хуҗалыгы техникасын 2023 елгы сезонга әзерләү мәсьәләләрен карадылар

 

 

Кукмарада  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә техниканы 2023 ел сезонына әзерләү һәм яңарту мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинары узды. Анда Саба  районының   авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, белгечләр, дилерлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары тәэмин итүчеләр  катнашты.

Узган елда республикада 13,9 млрд.сумга  4808 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Быел 6,7 млрд. сумга 2491 берәмлек техника сатып  алыначак.

Техниканы тиешенчә ремонтламау аның  тиз арада   ватылуына китерә, аннары инде аны  ремонтлау аркасында вакытны  бушка уздыру, эшсез тору һәм башкалар. Киңәшмә барышында ремонт чорына бурычлар турында фикер алыштылар. Дилерлар үз мөмкинлекләре турында сөйләделәр, ә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X