Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Чыршы янындагы бәйрәм тамашасында балалар Яңа ел сәгатен төзәттеләр

Кичә, 8 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Сәрдә авыл клубы, Иштуган авыл китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның Үзәк чыршысы янында бәйрәм чарасы оештырдылар.

 Бәйрәм балалар өчен мавыктыргыч квест-уеннан башланды. Аның төп максаты тылсымлы Яңа ел сәгатен «төзәтү» иде. Балалар, Кар Кызы һәм әкият персонажлары (шаян Убырлы карчык, яхшы күңелле эт, ак аю, Санта-Клаус, Әтәч һәм сыер, 2026 ел символы - ат) белән бергә төрле биремнәр башкардылар— әкренләп циферблат җыйдылар. Һәр уңышлы узган сынау өчен команда зур сәгать моделенә чираттагы санны беркетте.Финалда  уникенче санны Кыш бабай үзе китерде.

  Квесттан соң ук программаның икенче өлеше — хәрәкәтчән уеннар һәм күңелле эстафеталар башланды. Балалар дәртләнеп ярыштылар, йөгерделәр һәм кышкы һава торышына сөенделәр. Беркем дә игътибарсыз калмады: барлык балалар да истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар алдылар. Әлеге   бәйрәм "ПМК-159" җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләргә котлау сүзе белән ПМК-159 директоры урынбасары Марат Нәбиуллин мөрәҗәгать итте. Ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм һәркемгә  иминлек һәм шатлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев