Чыршыны рөхсәтсез кисмә!
Татарстан Республикасында һәм районыбызда ведомствоара «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды.
Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатында урман кишәрлекләрен көчәйтелгән патрульләштерү оештырылды. «Чыршы» операциясе 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
Биш мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260нчы статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номерлары буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» бюджет учрежениесе төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.
Зоя Мултанова,
урманнарны саклау инҗенеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев