Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Депутатлар яңа редакциядә Саба муниципаль районы Уставын кабул иттеләр

Дүшәмбе көнне Рәис Миңне­ханов рәислегендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды.

 Иң элек депутатлар башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаев чыгышыннан  соң яңа редакциядә Саба  муниципаль районы Уставын  кабул иттеләр.  Аннары “Саба  муниципаль районы Советы карары (12.12.2023)  белән расланган 2024  елга  Саба  муниципаль районы һәм Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендә булган мөлкәтне  хо­су­сыйлаштыруның фаразлау пла­нына (программасына) үз­гә­­решләр кертү турында”гы  мәсьә­лә каралды. Әлеге көн тәр­тибе буенча  мөлкәт һәм җир  мө­нәсәбәтләре палатасы рәисе  Алим Галиуллинга  сүз бирелде. Фа­разлау   планына  кертелгән Саба шәһәр,  Түбән Шытсу, Сатыш авыл  җирлекләрендәге объект­лар беренче һәм икенче яртыеллыкта электрон  формада ачык аукцион  үткәрү юлы бе­лән  хосусыйлаштырылачак.  Ус­тав һәм  карарлар белән  Саба  муниципаль районының рәсми  сайтында (https://saby.tatarstan.ru) һәм  Татарстан  Республикасы хокукый мәгълүмат порталында  (https://pravo.tatarstan.ru) танышырга  мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев