Диабетны бергәләп   җиңәбез
Район яңалыклары

Диабетны бергәләп җиңәбез

Саба үзәк хастаханәсендә Казан медиклары катнашында диабетны профилактикалау буенча акция узды. Пациентлар белән очрашу шикәр диабетын профилактикалау айлыгы кысаларында үткәрелде.

Күчмә чарада республика  клиник хастаханәсенең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Айдар Баһаутдинов, табиб-эндокринологы Нина Куприянова-Ашина, “СӘЛАМӘТ+«ТР ССМ РКХ”  учреждениесенең  җәмәгать сәламәтлеге үзәге администраторы Гөлшат Алябьева, "Диабетны җиңәбез" Халыкара хәйрия фонды координаторы Әзһәр Әмирҗанов кат­нашты.

Чыгышлардан соң пациентлар үзләрен  кызыксындырган  со­рау­ларга  җаваплар  алдылар. Со­ңын­нан авыруларны табиб-эндокринолог  кабул итте.


Нет комментариев