Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Дулкын” радиосын тыңлаучыларга Яңа ел бүләкләре

Быел чарага ЮХИДИнең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре дә кушылгач, сеанска тагын да җанлылык өстәлде.

 

«Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе Яңа ел якынлашканда традициягә  кергән стартмоб  үткәрә: радио тыңлаучыларга  Кыш бабай Кар кызы белән бергә бүләк өләшә. Яңа ел бәйрәменең төп билгесе, әкиятләрнең персонажын әллә  каян эзлисе юк,  чөнки “Дулкын”нарда эшләүчеләр артистлардан бер дә ким түгел. Быел чарага ЮХИДИнең район  бүлекчәсе,  "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре дә кушылгач, сеанска тагын да җанлылык  өстәлде.  Хәзер машинада   йөрүчеләрнең  күбесе район яңалыклары  белән “Дулкын” радиосы аша танышып бара. Студиядәгеләр аларга Яңа  ел  акциясе барганлыгы турында мәгълүматны җиткереп тордылар. Нәтиҗә озак  көттермәде: башка  вакытта юл-патруль инспекторлары   яныннан тизрәк үтеп  китү ягын караган  машина  йөртүчеләр бу юлы стартмоб урынына   килеп туктый башладылар. “Радио тыңлап  барганда күрәм: юл читендә ГИБДД хезмәткәрләре Кыш бабай, Кар  кызы белән басып торалар.  Кешеләр  белән  сөйләшәләр,  елмаялар, барысы да бәхетле. Менә ничек  күңелле. Туктамый ничек  узып китәсең! Мондый  чаралар Яңа  елда  да үтсен. 2024 ел барыбызга да шатлык  кына  алып   килсен”,– диде Шәмәрдәннән Сәүбән Шәрәфиев. "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе  җитәкчесе Гүзәл Ягәфәрова аңа шоферлар  өчен кирәкле предметлар җыелмасы тапшырды, Кар  кызы да  күчтәнәчле итте. Сабадан Раиф Ягәфәров исә радиодан акция турында ишеткәч, юллар  урап килеп җитте. “Сабаны  өч мәртәбә әйләндем. Тәки эзегезгә төштем. Миннән Саба халкына иң изге теләкләр генә. Иң мөһиме,  еллар тыныч  булсын”,–диде Әфган  сугышы ветераны.

 Юлдагыларга шатлык өләшеп  йөрүчеләр Иләбәр авылы  янында да тукталыш  ясадылар һәм “Дулкын” радиосын тыңлаучыларга автомобильләр хуҗаларының теләкләрен ирештерделәр.

Шәмәрдәндә  ГИБДД хезмәткәре Фаил Мәҗитов  район  башлыгы Рәис Миңнехановны да туктатты. “Рәис Нургалиевич, сезне  Яңа ел белән  котлыйбыз. Юлларда  имин   йөрегез, “Татмедиа”ның бүләген  кабул итегез”,– диде Кыш бабай. “Сез  алып  килгәнсез дә,  мин бүләкне онытканмын бит. Булыр, бераз  соңрак. Барыгызны да Яңа ел белән!”–дип ихлас  елмайды район җитәкчесе.

Кыш бабай ролен «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова үтәде. Кар  кызы образына диктор Диләрә Җаббарова  керде

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев