«Дуслык» агитбригадасы «Нырты» күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче кыр батырлары алдында чыгыш ясадылар
Агитбригада членнары, игенчеләребезгә, берсеннән- берсе матур җырларын буләк иттеләр
Бу көннәрдә Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык» агитбригадасы белән, "Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче кыр батырлары алдында чыгыш ясадылар.
Көнне- төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның төшке ашка туктаган вакыты иде. Агитбригада вәкилләре, игенчеләребезгә, берсеннән- берсе матур җырларын буләк иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев