Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшкә бирсәң чын күңел

“Нырты”да һөнәри бәйрәмгә зур уңышлар белән килделәр. Октябрьнең икенче якшәмбесендә илебез Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.

   Әмма аграр тармакта эшләүчеләр өчен ял дигәне юк. Бу көнне дә күбесе, эш көннәрендәге кебек үк, фермага, ремонт остаханәсенә, җир сөрергә чыгып китә. Бәйрәм дип малны ашатмыйча, сыерны саумыйча торып булмый. Хезмәт җиңел түгел. Ферма һәм кырлар үзләренә бау белән бәйләп куйган кебек тота. Гомумән, авыл халкы өчен һәрвакыт иң мөһиме эш булды, аннары гына – ял. Шулай да һөнәри бәйрәм тармакта ирешелгәннәрне күздән кичерергә, кайбер нәтиҗәләр дә ясарга этәргеч бирә. Шул хакта райондагы алдынгы хуҗалыкларның берсе – “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов белән әңгәмә кордык.

   – Һөнәри бәйрәмебезгә кыр эшләрен нигездә тәмамлап киләбез. Чәчүлекләрне тирәнтен эшкәртүдә соңгы гектарлар калып бара. Игенчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә килсәк, уңышны җыйнауны күпьеллыклардан башлаган идек. Терлекләргә ашату өчен 19150 тонна сенаж, 10450 тонна силос, 490 тонна печән туплый алдык. Бер баш шартлы терлеккә уртача 54 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Димәк, ел ярымлык запасыбыз бар дигән сүз. Киләсе елда нинди җәй көткәнен беребез дә белми. Быелгы һава шартларының уңай килүе һәм, әлбәттә, механизаторларның тырыш хезмәте безгә терлекчелекне югары технология таләпләренә туры китерелгән сыйфатлы азык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде.

    Бөртекле-кузаклы культураларны җыйнауны да агротехник срокларда башкарып чыга алдык. Һәр гектардан уртача 43әр центнер уңыш үстерелеп, ындыр табакларына 60655 центнер ашлык кайтты. Көзге бодай – 54, язгысы – 48, солы – 47, арыш белән арпа 41әр центнер уңыш бирде. Кырларда 4 комбайн эшләде. Илһам Миннегулов “Акрос”та –22084, Ильяс Миннегулов “Мега”да (Класс)– 12 мең, Тәлгать Мусин “ДОН”да – 14294, Илсур Галәвиев “Нива”да 5250 центнер ашлык суктырдылар. Уракны фәкать үз көчебез белән башкарып чыктык”, – дип сөйләде Ильяс Илдус улы.  

    Аңлашылганча, әлеге күрсәткечләргә комбайннарның маркасына карап ирешелгән. Саннарга күз салсак, Ильяс ашлыкны “Мега”да әтисе Илһам Миңнегулов эшләгән “Акрос” комбайнына караганда азрак суктырган булып күренә. Хикмәт шунда: ул “ДжонДир”да сенаж уруы сәбәпле, уракка соңрак керешкән. “Нырты” игенчеләре универсальлар. Быел барысы бергә тыгылып, эшләрне комплекслы оештырырга туры  килгәч тә, үзләренә тапшырылган  берничә төр техниканы җитештерүчән  эшләтә алганнар. Кырдан ашлык ташуда “КамАЗ”  йөртүчеләр Рамил Гарифуллин, Рафаэль Закиров 15 меңнән артык тонна-километр эш башкарганнар. Зиннур Миңннегулов “Челленджер”да терлек  азыгы әзерләүдә 1200 гектардан  артык  мәйданда күпьеллык һәм берьеллык  культуралар  урган. Илсур Фәләхов белән Ришат Фәләхов җир эшкәртүдә   югары   күрсәткечләргә ирешкәннәр. Көзге  чәчү агротехник срокларда  башкарылган. Хуҗалыкта перспективалы сортлар  белән  эшләүгә  зур игътибар  бирелә. Быел Воронеждан “Снигурка”  сортлы,  безнең  климат  шартларында  да мул  уңыш бирергә  сәләтле көзге бодай орлыгы  алып  кайтканнар. 

   “Игенчелектә ирешелгәннәр терлекчелекне үстерүнең төп  алшарты,– ди җитәкче. – Тармакта хезмәтне рациональ оештыру нәтиҗәсе буларак,  узган катлаулы  елда да җитди кыенлык  кичермәдек. Чөнки 2020 елда терлек азыгын  мул әзерли алдык. Быел барысы 46605 центнер сөт, 2426 центнер ит җитештерелеп, үсеш 103әр центнер  булды. Бер башка 7767 килограмм  сөт  савып  алынды, бозауларның уртача тәүлеклек артымы 975 граммга җитте. Гомумән, төп акча  кереме терлекчелеккә туры килә. Ел башында  алынган   йөкләмәләр  хисап  чоры  төгәлләнгәндә  үтәләчәк. Хезмәт шартларын җиңеләйтү чаралары   күрелә. Ике басу Арташта роботлаштырган торакны өстәмә рәвештә 240 баш  сыерга исәпләп  арттыру хисабына зурайту буенча  төзелеш  алып барыла ”.

   “Нырты” предприятиесендә хуҗалыкта көндәлек үтисе  вазифасын   яхшы белгән 100дән артык кеше  эшли. Аларга  аерым хөрмәт белән караш сизелә, нәтиҗәле  кызыксындыру чаралары кулланылуы хезмәткә зур йогынты  ясый.   Быел эшчеләрнең уртача айлык хезмәт хаклары 38847 сумга җитүе дә финанс мөмкинлекләре турында сөйли. “Вакытында түлиләр, әле килешүдә  каралганча  бушлай   биреләсе  ашлык та  аласыбыз бар”,– дип куана игенчеләр. Җитәкчеләре  Ильяс Дәүләтҗанов коллективны һөнәри  бәйрәмнәре белән котлап, барысына да  яңа  хезмәт  уңышлары, саулык-сәламәтлек, күңелләренең   көр,  дөньяларның тыныч булуын тели.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев