Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре булачак финансистлар белән очрашты...
Район яңалыклары

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре булачак финансистлар белән очрашты...

Бу очрашу «СабаБалаһөнәр» муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан оештырылды

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Олы Шыңар һәм Килдебәк балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.


Нет комментариев