Физик ныклыкны спорттан, рухи көчне диннән алам
Шәмәрдәндә яшәүче Улугбек Вайисов исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Спорт дөньясында зур уңышларга ирешкән бу егет шулай ук дини карашлы, киңкырлы шәхес буларак та сокландырды.
Кояшлы Үзбәкстаннан – тарихи Шәмәрдәнгә
Үзбәкстанның Хәрәзем (Хорезм) өлкәсендә туган Улугбек Вайисовның 2005 елдан башлап тормышы Шәмәрдән белән бәйләнгән. 1980 елда Шәмәрдәнгә эшкә килгән үзбәк егете Рузмат Вайисов биредә яшәүче чибәр Розалиягә гашыйк була һәм үзеннән калдырмыйча, Үзбәкстанга алып китә. Тату, дус гаиләнең бәхетен тулыландырып уллары Ринат, Марат, Руслан, Улугбек дөньяга килә. Әти кеше улларының өчесенә татар исемнәре кушканлыктан, төпчеге үзбәкчә булсын дип, Улугбек исемен сайлый. Урта Азиядә тормыш-көнкүреш катлаулана башлагач, әти-әни балаларының киләчәген кайгыртып, Шәмәрдәнгә кайтып төпләнергә дигән карарга киләләр. Кызганыч, 1996 елда олы уллары Ринат авырып вафат булып, ата-анага ачы бала хәсрәтен дә кичерергә туры килә.
“Шәмәрдәнгә 9 сыйныфка укырга кайтканда үзбәкчәдән башка бер тел дә белми идем. Тел мәсьәләсендә беренче каршылыкларга мин биредә юлыктым. Татар теле бераз үзбәкчәгә якын булгач, ул җиңелрәк бирелде. Рус телен мәктәптә чит тел кебек өйрәнергә туры килде. Әтием һәм ике абыем төзелешкә, әнием пекарняга эшкә урнаштылар. Бу чорларны җиңел үттек димәс идем. Дөресен әйтим, кире Үзбәкстанга кайтып китәргә теләгән вакытлар да булды. Аннан акрынлап ияләнелде”, –дип сөйли Улугбек Вайисов. Тел каршылыкларына климат үзенчәлекләре дә өстәлә. Бездәге 30 градус эсселек Үзбәкстандагы 40 градуска караганда авырдан кичерелә. Кышкы зәмһәрир салкыннарны әйтеп тә торасы юк. Яңа мохиттә беркемне дә колач җәеп каршы алмыйлар, бары үз көчеңә ышанырга һәм фәкать үзеңә тырышырга кала. Гаиләдәге бердәмлек, бер-беренә терәк булу Вайисовларга барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга, яңа җирлеккә ияләнергә ярдәм итә.
Футболны чаңгыга алыштыра
Үзбәкстанда яшәгәндә футбол түгәрәгенә йөреп, спортта беренче чирканчыкларны алган егет биредә тәүге тапкыр чаңгыга баса һәм әлеге спорт төре беренче көнне үк үзенә җәлеп итә. Үзбәкстанда карның төшкәләп алганын күргәне булса да, чаңгы аның өчен бөтенләй ят була.
“Чаңгыда йөрү миңа бик ошады. Әнием дә мәктәптә укыганда ярышларга йөри, спортны кияүгә чыккач кына ташлый. Бу миңа әниемнән күчкәндер дип уйлыйм. Бүгенгедәй хәтерлим, мин күчеп кайткач, Шәмәрдән җирлегендә беренче тапкыр чаңгы сезонын ачу ярышы булды. Мин ул вакытта татарча да, русча да белми идем әле. Укытучым Радик Рәшит улы чаңгымны киертеп, миңа нәрсәдер әйтте. Мин аның ни әйткәнен дә аңламадым. Чаңгы белән бер тапкыр әйләнеп килдем. Призлы урын алучыларны тәбрикләгәндә җиңүчеләр белән мине дә чакырып, сәгать бүләк иттеләр. Бу миңа бик зур стимул булды. 10-11 сыйныфта укыганда футболны укытучым Хания Мулланур кызы җитәкчелегендәге чаңгы түгәрәгенә алмаштырып, минем чаңгы карьерасы башланып китте. Мәктәпне тәмамлагач, озак уйламыйча, спорт юнәлешен сайладым”, – дип сөйли Улугбек.
2007 елда Арча педагогия көллиятенә укырга кереп, физкультура укытучысы белгечлеге ала. 2010 елда ул вакыттагы “Яшьлек” өстәмә белем бирү үзәгенә чаңгы һәм йөгерү буенча тренер булып эшкә кайта. Үзе янына спорт сөюче балаларны, яшүсмерләрне җыйнап, җиң сызганып эшкә керешә ул. Әлбәттә, балалар да әлеге сәләтле, үз эшен яраткан, аңа бөтен көчен куйган тренер абыйлары янына тартылалар һәм озакламый уңышлары белән дә куандыра башлыйлар. Тренерның бәхете, әлбәттә, аның шәкертләрендә. Улугбек Рузмат улы алар уңышында үзенең өлеше булуга шатланып, һәрчак киләчәккә карап эшли. Шул ук вакытта Казан Идел буе университетын тәмамлап, үзенең белемен тагын да камилләштерә. Инде Улугбек Вайисовның “Яшьлек” яшьләр үзәгендә тренерлык итә башлавына 16 ел булган. Бүген аның җитәкчелегендәге йөгерү, чаңгы түгәрәгендә 35-40 спортчы шөгыльләнә. Республика дәрәҗәсендә җиңүчеләр әзерләгән тренерның хезмәтен яратып, күңел биреп башкарганы һәр сүзендә ачык чагыла.
“Алдарак балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр белән дә эшләдек. Вакытлар узу белән таләпләр дә үзгәрде. Хәзер төрле яшьтәге укучылар һәм яшьләр белән, өч группага бүленеп шөгыльләнәбез. Бер-берсенә нык бәйләнгән спорт төрләре булса да, кемгәдер йөгерү осталыгы күбрәк бирелгән, кемдер чаңгыда тизрәк йөри. Безнең эшчәнлектә әти-әниләр дә зур роль уйный, балага таяныч-терәк булганда, әлбәттә, уңышларга ирешү мөмкинлеге зур. Кайбер балаларда тумыштан килгән сәләт ярылып ята, аны әлбәттә, үстерергә кирәк. Шуңа да әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Атнага бер тапкыр тренажерда, калган көннәрдә күнегүләр саф һавада уза. Чаңгы – үзенчәлекле, катлаулы спорт төре. Анда рельеф дигән төшенчә бар, республиканың төрле төбәкләрендә таулы җирләрдә дә чабарга туры килә. Безнең җирлек тигез урында урнашканлыктан, спортчылар өчен ияләнмәгән трассада чабу авыррак. Чаңгыда да, йөгерүдә дә бер үк хәрәкәтләр кабатлана, шуңа да күнегүләрне бер көн дә калдырырга ярамый, – ди тәҗрибәле тренер. Ул аз гына сүлпәнәюнең нәтиҗәләрдә бик тиз чагыла башлавын да яшерми. Шуңа да таләпчәнлекне иң беренче үзеннән башлый.
Без аны район күләмендә генә түгел, республикакүләм ярышларда пъедесталның иң югары баскычында күрәбез. Әлегә иң зур җиңүе дип 2024 елда Калининград шәһәрендә “Земля спорта” Бөтенрәсәй марафонында ГТО комплексында 1 урынны алуын атый. Ел саен язгы-көзге Казан марафоннарында үзен сынап карый, 5 километрлы дистанциядә 4 тапкыр җиңүгә ирешә. Шулай ук Киров өлкәсендә, Ханты-Мансийск автоном округында, Мәскәүдә, Чаллыда узган марафоннарда катнашып, уңышлы чыгышлар ясый. Йөгерү, чаңгы белән генә чикләнмичә, бик күп төрләрне үз эченә алган ярышларда да үзен спорт остасы буларак таныта. Бүген бөтен көчен республикадагы сайлап алу турын җиңеп, сентябрьдә Ставропольдә узачак ГТО ярышларына әзерләнүгә бирә. Спорт дөньясын аңлап, бирелеп эшләргә бөтен мөмкинлекләрне тудырган “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаил улына да рәхмәте зур аның.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Моннан 21 ел элек таныш булмаган җирлеккә килеп урнашып, тау-ташларны яра-яра алдына куйган максатларына атлаган егет бүген оста спортчы буларак кына түгел, үзен бар яктан үрнәк итеп күрсәтеп, Шәмәрдәндә тәмам үз кешегә әйләнгән. Перспективалы спортчы буларак Улугбек Вайисовка төрле шәһәрләргә зур хезмәт хакларына вәгъдә биреп, яхшы эшләр тәкъдим итәләр. Әмма ул барына да каршы килә.
“Мин, беренчедән, җиңел кәсеп теләмим. Икенчедән, миңа Шәмәрдән бик ошый. Дүрт ягында да урман, саф һава. Яшәр өчен бик тыныч һәм уңайлы җирлек. Шуңа үз нигеземне дә нәкъ менә Шәмәрдәндә булдырырга уйладым. Без инде монда татар булып беттек, дөрес, үзебез кебек кайтып урнашкан танышларыбыз белән очрашып, кайчак үзбәкчә дә сөйләшеп алабыз. Ул да онытылмый ”, – ди Улугбек Рузмат улы.
Үз куллары белән йорт сала башлау Улугбекка егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән гыйбарәнең хаклыгына тагын да төшендергән. Төзелеш эшләрен яхшы белгән әтисе белән подвал өлешен генә күтәреп калырга өлгерәләр. Гаилә башлыгы Рузмат абый ике ел элек бакыйлыкка күчеп, эшләрнең барысы да тырыш егетнең үз җилкәсенә генә кала. Быел яңа өйгә күчәргә ниятли, теләге мөселман кызы белән матур гаилә кору.
“Дин тормышымны тулаем үзгәртте”
“Электән үк миндә инану, ышану бар иде. Тормышта авырлыклар килә башлагач, үзеннән-үзе шул юлдан кереп кителә. Дин юлына басуым тормышымны тулаем үзгәртте. Акрынлап тәкъдирнең нәрсә икәнлеген дә аңлый башлыйсың. Иңнәргә төшкән авырлыкны башкача кабул итәргә, җиңеллек килсә шөкер итәргә өйрәнәсең. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен авырлыклар белән сынап тора. Миндә күптәннән намаз, Коръән укырга, мәетләр юарга өйрәнергә дигән ният яшәде. Аллаһ миңа аларны өйрәнергә дә насыйп итте. Баштарак хәзрәтләрдән карап өйрәндем. Аннан инде бу гамәлләргә үзем алындым. Әтием вафат булгач, бөтен ахирәткә әзерләү гамәлләрен үзем башкарып, кәфенләп озаттым. Мәетләр юарга туры килсә, каршы килмим, риза булам. Чакырганда Шәмәрдәндә генә түгел, Сабага да, Арчага да барам”, – ди ул.
Гарәпчә камил итеп укучы егет күңел төшенкелегенә бирелгән көннәрдә Коръән укып күңеленә тынычлык ала. Бүген ул махсус хәрби операциядәге Руслан абыйсының исәнлеге, тормышта күп сынаулар үтеп, инсульт кичергән әнисенең сәламәтлеге, Марат абыйсының иминлеге, гомумән, аларның гаиләләренә, якыннарына хәерле тормыш теләп дога кыла. Догага күтәрелгән кулдан да көчлерәк, изгерәк нәрсә юк, диләр. Ихлас теләкләр һәрберсе кабуллардан булса иде, дип кенә әйтергә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев