Кичә Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елның чемпионатының чираттагы уеннары узды.
Беренче уенда “Лесхоз” һәм “Саба яшьләре” командалары очрашты. Бу уенда “Саба яшьләре” командасы 2-1 исәбе белән отты. Икенче уенда «Саба Тәрәзәләре»-«Икшермә» командалары очрашты. «Саба Тәрәзәләре» командасы 5-3 исәбе белән отты. Бүген 6 июнь көнне уеннар дәвам итәчәк. «Главы СП»-«Сатышево» һәм «Дуслык»-«Икшурма» уеннары булачак. Барлык җанатарларны "Олимп" стадионына 18:30 сәгатьтә чакырып калабыз.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Нет комментариев