Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?” дигән лекция узды

Лекция барышында Тукайның көйгә салынган шигырьләре дә искә алынды

     Саба үзәк китапханәсендә “Әдәби мирас” проекты кысаларында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?” дигән лекция узды.

    Лекцияне Татарстанның атказанган укытучысы Халилова Мөршидә Сәүбән кызы алып барды. Чарага килүчеләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышты, белгәннәрен ныгытты, яңа мәгълүматларны кызыксынып тыңлады.

   Лекция барышында Тукайның көйгә салынган шигырьләре дә искә алынды. Мөршидә Сәүбән кызы аларның берничәсен көйләп тә күрсәтте. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкарып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев