Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гади генә елмаю...

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Көзге яңгырны, салкынны күңелдән генә ачуланып, өйгә кайтып барам.   Каршымда ак та­якчык тоткан кеше, елмаеп, юл аркылы чыгып бара.  Дөнья­ны яктылыкка күмәрлек, йөрәкләрне җылытырлык га­ди генә елмаю... Мин, 19 ел  Бө­тенроссия сукырлар җәм­гыятенең Саба җирле бүлегендә сәркатип булып эшләүче гади бер кеше, чын күңелдән оялдым.  Нидән дисезме?  Үземнең уйларымнан... Янәсе, яңгыр, көн ямьсез. Туктатып, мин ул ак таякчык хуҗасы белән биш минут сөйләштем. Үзебезнең кеше, күрмәүче. Шул санаулы минутлар эчендә булган әңгәмәне, шигырь  юлларына салып сезгә дә җиткерәсем килә... 

 Күк йөзе нинди төстә?

Күренәме ул томан?

Җәйге табигать матурлыгы

Нигә искиткеч булган?

 

Кояш нәрсә икән ул?

Яшел үлән матурмы?

Көзге яфрак яңгыры–

Ул чыннан да алтынмы?

 

Төнге күкнең байлыгы–

Йолдызлар көмеш микән?

Ходай биргән сынавым

Тик минем өлеш микән?

 

Әйе, минем өлешем,

Миңа язган көмешем...

Бары йөрәгем күрә –

Булган бар яшәешем.

 

Күрмәсә дә күзләрем,

Бар күңел җепселләрем...

Сизеп беләм дөньяның

Иң матур мизгелләрен.

 

Әйтер сүзем бер генә :

Саулык ул – сезнең бәхет!

Кирәкми артык акча,

Мал, кием, исем, тәхет!

 

Язмасын  берүк  Тәңрем

Ак таякчык тотарга...

Насыйп булмасын һич тә

Сукырлыкны аңларга!

Барыгызга да саулык, иминлек, тыныч тормыш телим.

Ләйсән  Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев