Гаебен гариза язып таный
Район яңалыклары

Гаебен гариза язып таный

Суд залыннан

 Агымдагы елның 4 июлендә көндезге 10  сәгать 34 минутта Байлар Сабасының Объездная  урамында    юл-патруль хезмәте инспекторлары  “Лада Нива” автомобилен туктата.

Руль артында барган 1978  елгы Илшат Шәйхетдиновта  исереклек билгеләре  кү­зәтелә: авызыннан хәмер исе  килеп тора, йөзе  кызарган була. Йөртүче ав­то­инспекторның законлы таләбен  үтәми: алкотекторга  өрүдән, медицина тикшерү  узарга барудан баш тарта. Бу  очракта ул җаваплылыкка КоАПның 12.26нчы  статьясы нигездә тартыла. Ягъни исереклек торышына медицина тикшерүе узарга барырга теләмәгәне өчен. Аңа  карап җәза  чарасы үзгәрми: 45 мең  сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр правадан мәхрүм ителү үз көчендә  кала.

Судка  чакыру  алгач,  Шәйхетдинов гаебен тануын белдереп һәм  эшне аның  үзеннән башка  карауларын  сорап гариза  язды. Ул аңарчы да юл хәрәкәте  кагыйдәсен  санга  сукмаганы   өчен  административ  җаваплылыкка тартылган булган.  Мәхкәмә  карары  чыгарылганда  анысы да   исәпкә  алынды. Карар  үз  көченә керде.

Юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе  белән берлектә  әзерләнде.


Нет комментариев