Гаебен яшерми сөйләде
Суд залыннан
Исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләргә чаралар катгыйлана баруына карамастан, ДАИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре мондый фактларны әледән-әле ачыклап тора. Агымдагы елның 24 мартында юл-патруль хезмәте инспекторы Шәмәрдән урамында «КИА РИО» автомобилен туктата. Документларын тикшергәндә, 1990 елгы машина йөртүчедән спиртлы эчемлек исе килүен сизеп ала һәм канында спирт барлыгын ачыклау өчен тест үтәргә тәкъдим итә. Алкотектор приборы тиешле нормадан ике тапкыр артык алкоголь микъдары күрсәтә. Нәтиҗәдә Иштуковка карата административ беркетмә төзелә. Суд барышында ул үз гаебен таныды, кичтән бер бокал шәраб эчүен яшермәде. Җәмәгать суды карары белән, йөртүче бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 45 мең сум штрафка тартылды. Мәхкәмә каршында читенсенеп басып тору сабак булырмы, анысын вакыт күрсәтер.
Материал район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев