Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаепләнүче 30 мең сум штрафка тартылды һәм...

Суд залыннан

   Агымдагы елның 31  мартында  ЮХИДИ хезмәткәрләре Көек-Иләбәр юлында кич­ке 8 сәгать 35 минутта  “Рено Ло­ган” җиңел ма­шинасын туктаталар. Документларын тикшергәндә йөртүчедән аракы исе килүен тоеп, аны махсус приборга өрдертәләр. Алкотектор 1988 елгы Газизовның алкоголь кулланганын (0,607 мг/л) күрсәтә. Йөртүче  машина белән ида­рә итү­дән читләштерелә. Судка  ул үзе­нең  гаебен танып,  кылган га­мәле  өчен  үкенүен белдерде. Ка­нуннарның катгый икәнлеге, ни­чектер аның башыннан чыгып кит­кән булган.

Нәтиҗәдә, эшне караган Саба суд  участогы җәмәгать судьясы Административ хокук  бозулар турындагы РФ кодексының 12.8 статьясы 1нче бүлегенә нигезләнеп Газизовны 30 мең сум штраф түләргә һәм транспорт белән идарә итүгә хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм итәргә карар чыгарды.

Материал  район юл иминлеге комиссиясе  ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев