Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә елы ачылу тантанасында райондашыбыз Алия Кәримуллинага «Ана Даны» медале тапшырылды

Кичә республика рәисе күп балалы 11 гаиләгә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итүдә катнашты. Республика җитәкчесе күп балалы гаиләләр белән очрашты һәм аларга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Килдебәк авылында яшәүче Алия һәм Зөлфәт Кәримуллиннар гаиләсе катнашты. 5 бала: Дамир, Зәмирә, Данияр, Сәйдә, Мәрьямгә гомер биргән Алиягә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - "Ана Даны" медале тапшырылды. Райондашыбызны котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев