«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды
Анда Әгерҗе, Арча, Кукмара, Менделеевск, Саба районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән гаиләләр үзләренең нәселләрен тәкъдим итте.
Кукмараның Олыяз мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды.
Саба районы данын Тимершык авылыннан Биктимеровлар гаиләсе яклап, лаеклы чыгыш ясады.
Алар чыгышында нәсел тарихының дәвамчанлыгы, гаилә традицияләренең сакланышы һәм рухи кыйммәтләрнең буыннан-буынга күчүе ачык чагылыш тапты. Эчтәлекле һәм уйланылган чыгыш югары бәяләнеп, Биктимеровлар гаиләсе 3 урынга лаек булды.
"Горурланабыз. Афәрин, шулай сәхнәгә чыгарга һәм бай күргәзмә әзерләргә бик зур тырышлык, хезмәт кирәк. Аллага шөкер, авылыбызда шәҗәрәләр барлау арта, нәселдәге яшь буын бер-берсенә туган икәнен аңлап үсә. Авылдагы кайсы гына нәселне алсак та, һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсенең искиткеч тарихы, тырыш хезмәт юлы бар", - дип яза "Тимершык көндәлеге"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев