Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Глава» шоферы булу җиңелме?

Бу сорауны 47 ел стажлы маши­на йөртүче Рафаэль Ибраһимовка бирдек

 

  Район башлыгы шофе­ры булу җиңелме? Бу сорауны 47 ел стажлы маши­на йөртүче Рафаэль Ибраһимовка бирдек. Җа­­вап алдан көтелгәнчә бул­ды: җиңел түгел. Шофер, гомумән, үткен күз, тиз идәрә (реакция) сорый торган  һөнәр.  Рафаэль Ибраһимов – шундый сыйфатларга  ия йөртүчеләрнең  берсе. 

Тимершык  авылында 8 бала  үстергән колхозчы­лар Зәйтүнә һәм Исрафил гаиләсендә туган егет  мәктәптән  соң  Кукмарадагы 39нчы училищеда укып, бер  ел итек  фабрикасында  эшләгән. Бер  үк  вакытта ДОСААФ линиясе буенча автомәктәптә белем  алган.  1977  елдан аның тәгәрмәчләр  өстендәге тормышы башлана: авылына кайтып ягулык ташу машинасына утыра. Сабада ”Сельхозэнерго” оешмасының  ачыл­ган   вакыты, шоферлар  кирәк. Рафаэль эшкә шун­да күчә, “ГАЗ-52” һәм “ГАЗ-53”дә төзелеш материаллары  ташый. Төньяк  флотта хезмәт иткәндә дә машинадан аерылмый. Аны бик  җаваплы  вазифага – вице адмиралны  йөртүгә тәгаенлиләр. Матрос Иб­раһимов хәрби бурычын төгәл, намус белән  үти. Вице адмирал шоферы булу аның алдагы язмышын хәл итә дә инде. Комиссариатта  армиядән  кайтканнарның  белгечлекләре билгеле бит.

“Кайттым, рапорт бирдем. Партия  заманы. Райком. И, әйдә, мине райком  секретарьларын   йөртергә. Башта 3нче, аннары 2нче һәм 3  елдан соң “Беренче”нең  шоферы булдым. Кыскасы, Илдус Нигъмәтуллиннан баш­­­­­­лап, өч  секретарьны  йө­рт­тем. Алышыналар, мин дә  китмәкче булам – җи­бәр­миләр. Партия таркалгач, 1992-1997 елларда райпо системасында шулай ук шофер булып  эшләдем.  Ике  машина,   ике  көн  ял, түләү начар түгел. Шулай тыныч  кына эшләп   йөргәндә, хакимияткә чакырып  алдылар. 1997 ел. Район хакимиятен Рәхимҗан Хөсәенов җитәкләгән  вакыт. Бик кырыс  күренә, таләпчән. Өч ай эчендә 6 шоферы алышынган. Шуннан соң моңа, эшләсә, Рафаэль генә эшли алыр, дигәннәр. Ризалыгымны бирдем инде, бик  уңай кеше булып  чыкты”, – дип сөйли Рафаэль тынгысыз хезмәт  юлы турында.

Ул район җитәкчеләренең  берсен дә  зарланып  искә алмый.

Аңа хәтта “Ирек” колхозына (үзәге Шекше авылы  иде) партком секретаре булып барырга да һәм  “Тимершык”  хуҗалыгы  рәисе вазифасын да тәкъдим итәләр. Баш тарта Рафаэль. Машинасыннан аерыласы  килми.

Инде 25 ел район башлыгы Рәис Миңнехановны йөртә. Машинасы һәрчак ялт иткән булырга тиеш. Телефоны һәрвакыт  янында. Төн уртасында шалтыраса да,  чыгып чаба. Елына  130-140  мең   километр юл  узган  чаклары  да бар.

“Чирек гасырга бер тапкыр да авариягә юлыккан  булмады. Рәис Нургалиевич үзе дә миңа, син, Рафаэль абый, Җир шарын 5-6 мәртәбә әйләнеп чыккансың икән, күргәннәреңне китап итеп  яз,  укыячаклар, ди. Тәлгать Саматович,  үлеп  китте бит,  булышыр  иде, дип җавап бирәм. Үземнән генә булмый”, – дип көлә глава шоферы.

Тырыш хезмәте  югары бәяләнә. 2014  елда  аңа “Татарстан Республикасының Атказанган транспорт  хез­мәткәре”  исеме бирелә. 2019  елда  “Фидакарь  хез­мәте өчен”  медале белән  бүләкләнә.

Рафаэль Ибраһимов 1983  елда Иләбәр кызы Роза белән гаилә кора. Ул һәм кыз үстерәләр, хәзер өч оныклары бар. Буш  вакытында балыкка чыгып  китә. Сәламәт  яшәү рәвеше  алып  бара: велосипедта   йөри,  салкын  чишмә суында  коена.

“Бик  уңай, тәртипле, гаилә җанлы ир булды. Матур яшәдек. Зарланып  әйтер  сүзем юк”, – ди Роза ханым шушы  көннәрдә 65  яшен тутырган ире турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев