Гомуми йортларда ремонт эшләре төгәлләнү алдында
Җәй-төзелешләр чоры
«МЕЛИОРАЦИЯ»проект компаниясе» подряд оешмасы ремонт эшләренә 2025 елның мартында кереште. Бүгенге көнгә Мәктәп ур., 43, Пионер ур., 4, Төзүчеләр ур., 9 йортлары буенча күпфатирлы йортларда эшләр тулысынча төгәлләнгән. Ремонт барышында подъездларга (керү төркемнәренә, мәйданчыкларга, баскыч маршларына)капиталь ремонт ясалган, вентиляция каналлары һәм төтен чыгару юллары төзекләнедерелгән. Хәзерге вакытта ремонт Төзүчеләр урамының 5Б йортында дәвам итә.
Барлык эшләрне тәмамлау 20 сентябрьгә планлаштырыла. Район хакимияте эш барышын даими контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев