Гуманитар ярдәм барып җиткән, егетләр якташларына  рәхмәтләрен җиткерә
Район яңалыклары

Гуманитар ярдәм барып җиткән, егетләр якташларына рәхмәтләрен җиткерә

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

Узган сишәмбедә  Иләбәр авылыннан чираттагы гуманитар  ярдәм ерак юлга кузгалды. Бу инде шундый дүртенче рейс. “Форд-Транзит” автобусына шыплап төялгән йөкне Райнур Рамазанов белән Ленар Ярмөхәммәтов алып китте. Һәм кичә әлеге изге эшне оештырып йәрүчеләрнең берсе Рамил Хәбирҗанов машинаның тиешле урынга барып җитүен хәбәр итте. Барлык кирәк-яраклар егетләребезгә тапшырылган. Эзмә урта мәктәбе укучылары язган җылы хатларны да җыелышып укыганнар. Егетләребез барлык ярдәме тигән, күчтәнәчләрен биреп җибәргән якташларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Ә без, үз чиратыбызда, аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

 


Нет комментариев