Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГУМАНИТАР ЯРДӘМ ДӘВАМ ИТӘ

Сабада мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү максатында оештырылган инициатив төркем игелекле эшен дәвам итә.

Аларның ватсап мобиль кушымтасында ачылган “Поможем нашим. Саба районы” төркемендә 555 кеше тупланган. Анда гуманитар ярдәмгә акча күчерергә теләүчеләр өчен счет номерлары бирелгән.

Кем ничек булыша ала? Бер генә кешене дә кире какмыйлар. Шушы көннәрдә волонтер егетләр Саба районыннан мобилизацияләнүчеләргә бу­лышучылардан тупланган акчага алынган “УАЗ” (“Буханка”), “УАЗ (“Фермер”), “Нива” автомобильләре илтеп бирделәр.

Мобилизацияләнүчеләр янына чираттагы бару февраль башларында планлаштырыла. Бу юлы маршрут Херсон якларына булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев