Һәр кеше язмышы ЗАГС хезмәте аша уза
ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне

Быел районыбыз оешуга 95 ел тулды, нәкъ шул вакытта район Советы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге дә формалаштырыла. Районыбыз халкы, дөньяга аваз салган көннән алып кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгалар тарих өчен иң кыйммәтле архив буларак ЗАГС хезмәтендә теркәлеп барыла. Бүлекнең районыбыз тарихы, халык саны, хәле, торышы турында мәгълүматларны рәсмиләштерүдә зур тәҗрибәсе бар.
Кеше тормышында иң беренче документ – туу турындагы таныклыктан башлап, язылышу, аерылуны теркәү, исем алыштыру, баланың атасын билгеләү, уллыкка яки кызлыкка алу, вафат булучыларга акт тутыру– кыскасы, һәрбер төр гражданлык хәле актларын теркәү барысы ЗАГС хезмәтенә йөкләнгән.
“Хезмәтебез киңкырлы эшчәнлекне үз эченә ала. Баш белгеч Гөлнара Мифтахова үзенә тапшырылган вазифаны зур җаваплылык белән башкара. Быел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгәнлектән, Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе тарафыннан безнең алга исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны турындагы “Мәхәббәт җиңүгә китерә” дип аталган фото-күргәзмә булдыру бурычы куелган иде. Ул районыбызның Түлешкә авылы тумасы, Түбән Кама шәһәрендә яшәгән фин, япон һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин ордены кавалеры Мөхәммәт Закир улы Закировка багышланды. Каһарман якташыбыз бик күп орден-медальләргә лаек булган. Әлеге гаиләнең мәхәббәт тарихы турында балалары белән элемтәгә кереп һәм Туган якны өйрәнү музее аша күп мәгълүматлар тупладым. Бу күләмле проектка гыйнвардан башлап март аена кадәр әзерлек эшләре алып барылды. Әлеге күргәзмәлек республика күләмендәге төрле чараларда катнашты. Шулай ук ел башыннан “Безнең батырларга” дип аталган проект башланып китте. Бу махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга хатлар-открыткалар җибәрүне үз эченә ала. Язылышырга килгән парлар, бала туу турындагы документы алырга килүчеләр, “Семьеведение” дәресләрендә катнашучылар язган хатларны гуманитар ярдәм илтүчеләргә тапшырабыз. 12 декабрь –Россия Федерациясе көнендә язылышкан ике пар да матур итеп открытка язып калдырдылар. Аларны да декабрь ахырында китәчәк гуманитар йөк белән озатачакбыз. ЗАГС таләпләре буенча яңа гаилә корырга теләүчеләр өчен бер ай вакыт бирелсә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга шул көнне үк язылышу каралган.”, –ди ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Вакказова.
Цифрлаштыру нәтиҗәсендә хәзер гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең барлык төрләре буенча Россия территориясендәге белән беррәттән, чит илләрдәге ЗАГС органына мөрәҗәгать итә алалар. Көн саен бүлеккә нинди дә булса белешмә сораган хатлар килү белән беррәттән, ЗАГСның үзендә кабул итү көннәре дә булдырылган.
Күләмле чаралардан елның беренче сабые, беренче никахны теркәү, районыбызның күркәм парына “Гаилә һәм мәхәббәт” медале тапшыру, 30августта районыбызның иң лаеклы гаиләсе Республика Рәисе кабул итү тантанасында катнашу, 50 һәм 60 ел бергә яшәүчеләрне хөрмәтләү, паспорт тапшыру чараларын оештыру матур традициягә керде.

«Иң яратып терки торган документларыбыз язылышу һәм бала туу турындагы таныклык булса, быел яңа гаилә корган парлар кимүе борчуга сала. Узган елга караганда аерылышучылар азаюы куандыра. Гариза бирергә килгән парлар белән иң элек килештерү буенча эш алып барабыз. Еш кына гаиләнең таркалуына эчкечелек сәбәпче. Шулай ук матди хәлнең начар булуы да гаиләдәге киеренкелекне арттыра. Быел бер яшь парның таркалуында ике арага әти-әниләрнең кысылуы да төп сәбәпче буларак теркәлде. Үзебез язылыштырган матур парның тиз арада аерылышуы бик кызганыч, әлбәттә. Гаилә – ике кешенең союзы, анда өченче кешене кертәсең икән, аяныч нәтиҗәләргә китерүе билгеле. Аерылышырга гаризалар тапшырып, гаиләнең бөтенлеген саклар өчен уйларга билгеле бер вакыт бирелгәннән соң, без килмибез дип шалтыратучылар да булгалый. Андый очракларда бик куандыра. Яратышып өйләнешеп тә, гаиләдә бала булмау аркасында аерылышу очраклары да бар”, – ди Миләүшә Вакказова.
Бүлек җитәкчесе узган ел белән чагыштырганда балалар туу саны артуын да билгеләп үтте. Быел малайларга Әмир, Кәрим, Алим, Азамат, Раян, Тимур, Йосыф, кызларга Амелия, Ясминә, Мәрьям, Зифа, Зәринә, Сәйдә исемнәре иң күп кушылган
Кабаттан документлар бирү, төрле белешмәләр, уллыкка, кызлыкка алу буенча документлар, исем-фамилия алыштыру – ЗАГС хезмәтенең аерылгысыз бер өлеше булса да, әлеге хезмәтнең иң күңелле юнәлеше – яшьләрнең никахларын теркәү. Яңа гаилә коручылар арасында да күркәм традицияләрне саклап калып, район мәдәният йортында тантаналы төстә язылышучылар да, заманча алымнарны сайлаучылар да бар. Әлбәттә, ЗАГС хезмәткәрләре гаилә учагын тергезүне иң беренче милли йолалар сакланган төстә башкаруга зур өстенлек бирәләр.
Миләүшә Мөдәррис кызы быелдан дәүләт пошлиналары артуын да әйтеп узды. Мәсәлән, өйләнешүчеләр өчен әлеге сумма 350 сум булып сакланып калган, ә аерылышучылар өчен аның күләме 650 сумнан 5000 сумга җиткерелгән. Исем-фамилия алмаштыру 1600дән 5000 сумга җиткән.
«Безнең бер генә теләк – яңа гаиләләр артып, сабыйлар туып торсын, хезмәтебездә безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең шат йөзләрен генә күрергә язсын», – ди Миләүшә Вакказова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев