Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Якташыбыз – Рушания Габбасованың «Сирень чәчәге» дип аталган яңа китабы дөнья күрде

Шулай ук, матур юбилее уңаеннан «Кеше күңеле – ул бер галәм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

   Түбән Кама шәһәрендә яшәп, иҗат итүче якташыбыз – Рушания Габбасованың "Сирень чәчәге" дип аталган яңа китабы басылып чыгу һәм матур юбилее уңаеннан "Кеше күңеле – ул бер галәм" дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә булып узды. 

    Чарада райондашларыбыз – Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова, китапханәче Елена Хәсәнова, “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Әлфия Әхмәтвәлиева әлеге җылы очрашуда катнашып, авторга иҗади уңышлар теләделәр. 

   Рушания ханым Габбасова Түбән Кама шәһәренең "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы. Шәһәр, муниципаль район мәгарифенең ветераннар Советы рәисе, шигырьләр җыентыклары авторы. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларның саны да көннән-көн арта бара. 

  Олы Нырты авылы тарихы турында язылган "Актым чишмә буенда" дип аталган әдәби-документаль китабында авылдашларыбыз турында бик җылы, матур истәлекләр тасвирлана. Әлеге җылы очрашу авылдашыбызның иҗатына соклану, горурлану хисләрен тагын да арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев