«Ямьле Саба» яр буенда балалар өчен Сабантуй бәйрәме узды
Милли бәйрәмебез Саба гимназиясе каршындагы «Мирас» лагерендә тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды
Җәй җитте һәм балалар өчен каникул дигән яңа мавыктыргыч тормыш башланды. Әмма җәй - ул ял итү генә түгел, мавыктыргыч сәфәрләр, аралашу, танышу, күңелле вакыт уздыру һәм, әлбәттә, сәламәтләндерү дә. Боларның барысы да Саба гимназиясенең 317 баласы өчен оештырылган “Мирас” лагеренда бар. Милли бәйрәмебезне каршы алган көннәрдә, биредә ял итүчеләр өчен дә Сабантуй оештырылды. Ул көнне иртәнге зарядка һәм аштан соң, бер төркем балалар Сабабызның ямьле яр буена юл алдылар. Мондагы матурлыкта, иркенлектә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бер кат ял итеп алганнан соң, төрле уеннарда көч сынашу башланды, мәйдан кызганнан кыза гына барды. Концерт чыгышлары ямь өстенә ямь бирде. Уеннар тәмамлангач саф чишмәдә куллар юып, тәмле ризыклар белән сыйланып, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев